16+

Исемлеккә керсәң, кесәңне капша

Казанда быел күпфатирлы 154 торак йортка капиталь төзекләндерү үткәреләчәк. Әлеге эшләргә 1 миллиард 330 миллион сум акча тотылачак.

Исемлеккә керсәң, кесәңне капша

Казанда быел күпфатирлы 154 торак йортка капиталь төзекләндерү үткәреләчәк. Әлеге эшләргә 1 миллиард 330 миллион сум акча тотылачак.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин сөйләгәнчә, 32 йортның искергән 107 лифты яңага алмаштырылачак. 123 йортның түбәләрен, инженерлык челтәрләрен яңартудан тыш, ишегалларын да төзекләндерәчәкләр.
«Торак-коммуналь хуҗалык реформасына теләктәшлек турындагы 185 нче федераль законга үзгәрешләр кертелде. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләрдән моңа кадәр капиталь ремонт өчен сметаның 5 процентыннан да ким булмаган суммада бер мәртәбә акча җыела иде. Быелдан башлап, федераль закон нигезендә, капиталь ремонт өчен инде 15 проценттан да ким булмаган күләмдә акча җыю мәҗбүри итеп куелды. Моңа бәйле рәвештә капиталь ремонт исемлегендәге эш төрләре арттырылды», - диде Искәндәр Гыйниятуллин.
Татарстанда төзекләндерү буенча төбәк проекты эшли. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр, торак мәйданнарының һәр квадрат метрына 5 сум исәбеннән, даими рәвештә капиталь ремонт фондына акча күчерә.
Капиталь ремонт мәсьәләсендә мэр Илсур Метшин да үз фикерләрен ирештерде. «Казанда күпфатирлы 1 мең йорт программада катнашмый. Ягъни акча күчерми. Йортыбыз яңа дип, капиталь ремонт программасыннан читләшергә ярамый, чөнки йорт ул хәзер искерә башлый, - диде ул. - Федераль программа кысаларында Казанда һәр өченче йорт капиталь төзекләндерелде, 1397 лифт алмаштырылды. Халык катнашында уртак финанслау булмаса, моның кадәр эшләрне бернинди программа да башкара алмас иде».
Үзгәрешләр кертелгән 185 нче Федераль закон нигезендә, моннан ары күпфатирлы барлык йортлар да капиталь ремонт фондына акча күчереп баруга җәлеп ителәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading