16+

Ишегалларындагы җимерек автомобильләргә көн бетә

Шәһәр урамнарында, ишегалларында ташландык хәлдә яткан иске автомобильләр казанлыларда зур канәгатьсезлек уята. «Халык контроле» системасына алынган дәгъваларның күплеге шул хакта сөйли.

Ишегалларындагы җимерек автомобильләргә көн бетә

Шәһәр урамнарында, ишегалларында ташландык хәлдә яткан иске автомобильләр казанлыларда зур канәгатьсезлек уята. «Халык контроле» системасына алынган дәгъваларның күплеге шул хакта сөйли.

Тиешле норматив документлар булмаганга, мондый заявкаларны карау тәртибе көйләнмәгән иде. Тиздән хәл уңай якка үзгәрер кебек. Хөкүмәт йортында узган брифингта «Халык контроле»нең кураторы, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская шул хакта җиткерде.
Аның аңлатуынча, ишегалларындагы «автохлам»нан котылу территорияләрне төзекләндерү, тәртипкә китерү өлкәсенә карый. Шуңа күрә, ул муниципалитет вәкаләтендә. Ташландык машиналар хәрәкәткә комачаулык итеп урамда торса, аның өчен ЮХИДИ җавап тотарга тиеш. «Иске автомобильләр кемнеңдер шәхси милке санала. Алар белән көрәшү кагыйдәләре көйләнмәгәнгә, автомобильләрне хәзергә урыныннан кузгатып булмый. Без бу проблеманы Президентка җиткергән идек. Бүген ТР Юстиция министрлыгы кирәкле документлар эшләү белән мәшгуль, әзер булуга, алар Хөкүмәткә юлланачак», - ди Сәрия Сабурская.
Моннан ике ел элек эшләп киткән «Халык контроле» интернет-сервисы татарстанлыларда зур сорау таба. Узган ел аңа 13 меңнән артык дәгъва юлланып, шуларның яртысы хәл ителгән. Тагын 2 меңнән артыгы - хәл ителү процессында. Ә 3 меңнән артык мөрәҗәгатькә «аерым мотивлар буенча канәгатьләндерүдән баш тартылды» дигән җавап алынган. Баш тартуның төп сәбәбе - финанслар булмау.
Сәрия Сабурская аңлатуынча, мондый гаризалар җентекләп анализлана, аларны гамәлдәге республика программаларына кертеп финанслау юллары эзләнә. Мәсәлән, башкалада инвалидлар өчен җиһазландырылмаган кайбер җәяүлеләр кичүләре быел «Һәркем өчен уңайлы мохит» программасына кертелгән. Ә ишегалларын төзекләндерү, балалар мәйданчыкларын җиһазландыруга кагылышлы мөрәҗәгатьләр буенча өстәмә программалар эшләнәчәк.
Гаризаларны карауда да, карарлар кабул итүдә дә җитешсезлекләр булуын яшерми куратор. «Хәл ителде, дигән тамга алган кайбер гаризалар буенча да сораулар бар. Тикшерә торгач, проблеманың урыныннан да кузгалмавы ачыклана», - ди Сабурская.
«Халык контроле» системасы кураторлары ялган хисаплар белән мавыгучыларны, мөрәҗәгатьләрне вакытында карамыйча, бер-берсенә «төрткәләп» йөртүчеләрне административ җәзага тартмакчы була. Быелдан алар прокуратура белән хезмәттәшлек итә башлаган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading