Шәһри Казан

Иске Татар бистәсе кабат алмагачларга төренәчәк

Казанда «Яшел рекорд» проекты кысаларында, зур агачлар утырту кыш айларында да башкарылачак.

Реклама

Иске Татар бистәсендә узган шимбәдә мэрия һәм «Иске шәһәр» префектурасы хезмәткәрләре, Камал театры артистлары, Казан федераль университеты идарә һәм территориаль үсеш институтының 7328 нче төркеме студентлары да өмәдә катнашты. «Театр тирәләре ямьле-матур булсын, дип, олпат артистларыбыз да ихластан агач утыртырга чыкты», - диде Камал театрының директоры Илфир Якупов. Кабан күле буендагы яңа аллеяга мөхтәрәм затлар - Ирек Баһманов, Равил Шәрәфиев, Дания Нурлы, Наил Дунаев, Илдар Хәйруллин һәм яшь сәхнә осталарының да хезмәт өлеше керде. «Агач утырту ул - изге эш», - дип, камаллыларның уртак фикерен белдерде Равил ага Шәрәфиев.
Иске Татар бистәсе ветераннары Нурания Биктимерова, Регина Латыйпова (сәүдәгәр Үтәгәновлар нәселеннән), Искәндәр Камал сөенә-сөенә агач утыртып йөрделәр. «Җитмеш ел элек әти-әниемнәр белән Кабан күле ярларына агач утырткан чакларым бүгенгедәй хәтеремдә», - ди Нурания әби.
Ул арада өмәгә Казан мэры да килеп кушылды. Камал театры коллективына, ветераннарга, студентларга рәхмәтен ирештерде ул. Соңрак журналистлар белән әңгәмәсендә мэр Илсур Метшин: «Казанда «Яшел рекорд» проекты башланганга 1 ай узды, нәтиҗәдә 30 меңнән артык зур агач утыртылды. Тагын 20 мең агач утыртасы калды. Казанлылар өмәләргә авыррак кузгалды, әмма җанлана бару сизелә. Агачлар артык салкын булмаган көннәрдә кышкы айларда да утыртылачак, белгечләр, моның яшеллеккә зыяны юк, ди. «Горводзеленхоз» тресты да агачларны заманча технологияләргә нигезләнеп утырта», - диде.
Иске Татар бистәсе элек алмагач һәм чия агачларына төренеп утырган. Шушы хактагы фикерләремне әйткәч, мэр Илсур Метшин: «Казан урамнарына каен, юкә һәм чыршы агачларын туплап-туплап урнаштырабыз. Иске Татар бистәсенең әһәмияте зур. Тарихка таянып, әлеге бистәгә шулай ук алмагач, чия һәм миләш агачлары да утыртачакбыз», - дип, саф татарча җавап кайтарды.
Казанлыларның «Яшел рекорд» проектыннан агач соратып китертеп, ишегалларына утырту чарасы быелга тәмамланды. Шәһәрне яшелләндерү эшен «Горводзеленхоз» тресты һәм предприятиеләр генә дәвам итәчәк.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: