16+

Исәнме, мәктәп!

Казанда берьюлы өч мәктәп ачылды

Исәнме, мәктәп!

Казанда берьюлы өч мәктәп ачылды

Бүген республикада 50 613 укучы беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлады. Казанда беренче сыйныфка 17 меңнән артык укучы барды. Мәктәпләрдә, уку йортларында бәйрәм рухы, тантаналы линейкалар уза. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың мәгариф өлкәсе хезмәткәрләрен, студентларны, укучыларны һәм аларның ата-аналарын "Белем көне" бәйрәме белән котлады.

"Белем көне яшен-картын, социаль статусына, милләтенә һәм нинди дин тотуына карамастан, бөек илебезнең барлык гражданнарын берләштерә, якынайта, шуңа күрә дә ул – гомумхалык бәйрәме. Мәктәп – җәмгыятебезнең нигезен тәшкил итә һәм Татарстанның, бөтен Россиянең киләчәге бу нигезнең ни дәрәҗәдә нык, ышанычлы булуына бәйләнгән. Татарстан мәгарифе хаклы рәвештә илдә иң яхшылардан санала. Бу – һичшиксез, укытучыларыбызның, профессорлар-мөгаллимнәребезнең, мәктәпкәчә учреждениеләр һәм өстәмә белем бирү оешмалары тәрбиячеләренең казанышы.

Сезнең һәммәгезгә, кадерле дуслар, мавыктыргыч белем дөньясына сәяхәттән якты тәэсирләр, иҗади уңышлар, бәхет, тынычлык һәм иминлек телим",– дигән Президент котлавында. Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов та котлау сүзләрен җиткерде. Ул педагогларга һәм әти-әниләргә профессиональ уңышлар, зирәклек һәм сабырлык, укучыларга һәм студентларга үҗәтлек, яхшы билгеләр теләде, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат үзәге.

Бүген республикада барлыгы сигез яңа мәктәп ишекләрен ачты. Казанда 183нче гимназия беренче уку елын башлады. Биредә 1224 бала укыячак. Мәктәп ачылышында Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

“Бүген сез үз тормышыгыздагы яңа битне ачасыз. Сезгә шушы искиткеч гимназиянең сөенечләр генә китерүен телим. Бүген истәлекле вакыйга – без берьюлы шәһәрдә өч яңа мәктәп ачабыз”, - диде Илсур Метшин.

183нче гимназиядә бассейн, зур спорт залы, көнчыгыш көрәшләре буенча тренажерлар урнашкан зал бар. Гимназия лингвистик юнәлештә укытачак. “Салават күпере” һәм “Светлая долина” торак комплексларында ачылган мәктәпләр дә күптән көтелгән иде. Илсур Метшин “Салават күпере”ндә куллануга тапшырылган  № 182нче политехник лицейда да булды.

Ул барлыгы 1224 балага исәпләнгән. Лицейда физика-математика, спорт, инженерия-технология юнәлешендә укытачаклар.

– Бу гади генә мәктәп түгел. Монда ике бассейн, спорт залы, химия, физика, астрономия, хезмәткә өйрәтү, тарих кабинетлары, ресторан-ашханә дә бар. Болар барысы да сезгә – кадерле балаларга. Бу мәктәп мәгариф үзәге генә булмаячак. Ул балалар үз талантларын үстерә алырлык фәнни, мәдәни, иҗтимагый үзәккә әвереләчәк, – диде мэр. Илсур Метшин мондый мәктәпләр Казанда тагын төзеләчәк, дип вәгъдә итте.

PS: Республика мәктәпләрендә барлыгы 418 мең укучы исәпләнә. Казанда 128 меңнән артык укучы мәктәпкә аяк басты. Шәһәр мәгариф системасында барлыгы 17мең педагог эшли. Яңа уку елына 200 яшь белгеч җәлеп ителгән. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading