16+

Июнь белән августта туйлар «мәхшәре» көтелә

Халкыбыз туй ясарга ярата торган июль аенда быел ураза башлана. Шуңа күрә милләттәшләр 2013 елгы гаилә бәйрәмнәрен июнь белән августка планлаштыра. Себердән алып Мәскәүгә кадәр сузылган киңлекләрдә яшәүче татар, кабалана-кабалана, тамадалар эзли: алдан кымшанып өлгермәсәң, авыз ачып калуыңны көт тә тор! Ә кирәкле эшме икән соң ул тамада яллау? Элек...

Июнь белән августта туйлар «мәхшәре» көтелә

Халкыбыз туй ясарга ярата торган июль аенда быел ураза башлана. Шуңа күрә милләттәшләр 2013 елгы гаилә бәйрәмнәрен июнь белән августка планлаштыра. Себердән алып Мәскәүгә кадәр сузылган киңлекләрдә яшәүче татар, кабалана-кабалана, тамадалар эзли: алдан кымшанып өлгермәсәң, авыз ачып калуыңны көт тә тор! Ә кирәкле эшме икән соң ул тамада яллау? Элек...

- Гамил абый, туйны тамадасыз гына үткәреп булмыймы соң?
- Була. Тыйнак кына. Өйдә үзең пешеренеп ясаган бәйрәмгә бер оста туганыңны чакырасың да, ул сиңа мәҗлесне алып барырга ярдәм итә. Элек туйны шулай ясыйлар иде. Йортта узган туй иң җылысы була дип саныйм мин. Әле дә, акчалары булса да, йола саклап, махсус рәвештә йортта гына туй ясаучы гаиләләр бар. Чуашстанның данлыклы Шыгырдан һәм Тукай авылларында туйларны шулай ясыйлар. Моның өчен коттедж кирәк шул. Шулай ук Казанда кысан фатирларда үтә тыйнак никах бәйрәмнәрен ясаучылар да очрый. Тик күпчелек кеше кафе һәм рестораннарны өстен күрә. Халык, ярыша-ярыша, менюга акча түли.
- Ә меню күпмегә төшә соң ул, гадәттә?
- Казанда ашханә һәм рестораннарда бер кешегә 600 сумнан башлап, 10 мең сумга кадәр. Исраф инде, әлбәттә. Ашар өчен 300 меңгә кадәр акчаларын чыгарып салалар да, аннары «бурычка батабыз» дип, тамадага килеп елыйлар. Шуңа күрә туй ясаучы алдан ук сайларга тиеш: аңа кунакларны кыйммәтле ресторанда акча исраф итеп ашату кадерлеме, әллә барысын да дуслаштыручы-туганлаштыручы мәдәни программа кирәклерәкме.
- Тукаебыз әйтмешли, өйләнү сөйләнү генә түгел икән. Ә гомумән алганда, туй күпмегә төшә соң?
- Халык төрле булган кебек, чыгымнар да бик күп төрле. 10 мең сумга туй ясаучылар да бар, 10 миллионга сыймаучылар да очрый. Кайсыберләре хәтта туганнарын очкычка утыртып, чит илдә туй үткәреп тә кайта. Ә Казанда «де люкс» туйлар бик сирәк була. Андыйларга Мәскәүдән - икешәр-өчәр миллион торучы берничә «йолдыз»ны чакыралар.
- Ә олигархлар татар йолдызларын чакырамы?
- Татар дип санасаң, Рената Литвинова, Земфира, Алсу, Марат Башаров кебекләр кадерле кунак була ала. Ә татар телле дисәң, Салават инде. Шулай ук байлар Гүзәл Уразова, Хәния Фәрхи, кайберләре Альбина Шаһиморатованы сорап шалтыраткалыйлар. Тик барыбер Мәскәү йолдызлары бик күпкә кыйммәтрәк.
- Хәзер бит сәхнәгә яңа күтәрелгән җырчыларыбызның күбесе үзләре дә тамада булып йөри. Аларны халык яратамы?
- Җәй көне тамадаларга кытлык туа. Даими эшләүче алып баручыларга, гадәттә, ярты ел алдан язылып куялар. Соң уянганнар исә шул эшсез артистларны тамада итеп чакыра. Җәй көне укытучылар да ял итә. Алар да тамада булып эшли ала. Ә ел дәвамында тамада булып эшләүчеләр санаулы гына. Шуңа күрә башка оештыручыларга да еш кына мастер-класслар ясарга, киңәшләр бирергә туры килә. Тамада бит ул бүген алып баручы яки кәгазьдә язылганны укучы гына түгел, ә катлаулы бәйрәмнәрне зәвыклы итеп, ягъни таләпчән клиентларга яраклы итеп оештыра белүче. Бер йолдыз гына тамада була алмый. Аны кунак итеп чакыру хәерлерәк, чөнки иң яхшы артист яки җырчы да ярты сәгатьтән соң туйдыра. Ә туй 7-8 сәгать дәвам итә бит. Менә шул вакыт аралыгында халыкны ялыктырмыйча, ашларны суытмыйча, яңгыр яуса - бинада аралаштыручы, кояш чыкса - саф һавада ял иттерүче оста оештыручы, һәр ситуациядә коткара белүче тамада кирәк. Кайберәүләр катлаулы туй өчен борчылып, җырчыларны да күп чакыра башлады. Халык бит үзара аралашуга гына, үзе катнашканга гына риза түгел. Туйда хәзер экраннарда күренгән модалы, гламур йөзләр катнашкан тамаша сорыйлар.
- Ә андый туйлар концертка әверелмиме соң?
- Әверелергә мөмкин. Шуңа күрә мин туйда артистлардан башка туганнарның тавышы да ишетелергә, аларның осталыклары күрсәтелергә тиеш дип уйлыйм. Мин татар туеның сабан туена охшаган булуын теләр идем. Яхшы артистлар да булсын, туганнар да үз иркендә аралашсын, танышсын. Соңгы максат өчен без төрле уеннар уйнатабыз. Кунаклар өстәл артында күмәкләшеп бер-ике җыр җырлап алса, туганлык хисләре тагын да арта. Рәхәтләнеп татарча биесәң, баян тавышы ишетелсә, кырыктан узганнарның күңеле бик була. Яшьләр сорый диеп, яшьләрчә программага гына заказ бирмәсеннәр иде. Туй ул - төнге клуб та, концерт та түгел, ә гаилә бәйрәме.
- Бер көнлек туй өчен кеше нигә шулкадәр борчыла, көч түгә икән соң?
- Татарның, гадәттә, өч туе була: бәби туе, кызыл туй һәм җеназа. Беренчесен һәм соңгысын кеше үзе оештыра алмый. Алары Ходай һәм туганнар кулында. Ә кызыл туйны һәркем үз хыялындагыча оештырырга мөмкин. Аны аеруча киленбикәләр зур өметләр баглап көтеп ала.
- Ә никахны кемнәр көтә?
- Барысы да көтә. Никах туйдан мөһимрәк хәзер. Мин үзем икесен бергә оештыру яклы. Мәшәкате дә, чыгымнары да азрак була.
- Май ае һәм ураза вакытында нишләп никахлар, туйлар аз ясала?
- Минем аудитория дини. Май аенда да туйлар алып барам. Ә динсезләр җыен ырым-шырымга, май аенда өйләнсәң, «всю жизнь маяться будешь» ише рус мәкальләренә ышаналар. Дини кешеләр Рамазан аенда да туй ясый. Кояш баеганчы, мәдәни программа оештырыла, кояш баегач, ризык белән сыйланалар. Гадәти татар гаиләләре исә Рамазан аенда туй ясарга кыенсына, чөнки аракы эчәргә туры киләчәк. Минем клиентларга бу кагылмый.
- Дини кешеләр дигән-нән, хәзер бит андыйлар әллә нинди таләпләр куя. Кайберләре туйда хәтта җырларга да рөхсәт итми дип ишеткәнем бар. Андыйларга ничек ярыйсың соң?
- Кем ничек күнеккән инде. Башка тамадалар исерекләрне котыртып уйната. Әлбәттә, аракы эчкән кешене көлдерү, җырлату, уйнату бик җайлы. Минем аудиториям шаяртыр, уйнатыр өчен авыр. Әле, нәкъ Карл Фукс китапларындагыча, хатыннары башка бинада утырган туйлар да була. Бу очракта җиңелрәк. Хатыннар үзара аралаша, көлешә ала. Ә менә бер залда утырсалар һәм хатыннарга эндәшү, җырлау-бию тыелса, авыррак. Сер түгел, татар-башкорт туйларында иң актив катнашучылар - хатын-кызлар. Шуңа күрә «кырыс» таләпләр белән шәригатьчә туй сораучыларга мин хатын-кызларны аерым бүлмәдә утыртырга тәкъдим итәм. Аларга хатын-кыз тамада хезмәт күрсәтә. Ә музыка мәсьә-ләсенә килгәндә, кияү, га-дәттә, моны укытучысыннан сорап хәл итә. Кайберләре тын да чыгарттырмый. Бернинди музыка юк. Икенчеләре нәшид рөхсәт итә. Нә­шид­ләр дә аерыла. Берләре музыкасыз нәшид сорый. Икенчеләре барабан рөхсәт итә. Өченчеләренә барча музыка кораллары да ярый. Ә мөнәҗәтне сораган кеше дә юк, чөнки ул онытылган. Картлар эстраданы белә, ә яшь мөселманнар мөнә­җәтне кабул итми. Чөнки мөнәҗәт ул - йөрәк түреннән чыккан бик моңлы, турысын әйт­кәндә, суфи музыкасы. Ә «яңа» мөселманнар моңнан һәм суфилыктан бик ерак тора. Алар тышкы атрибутларга бик нык игътибар итә: динсез туганнарын да яулык бәйләтеп (сүз уңаеннан, түбәтәй киюне мәҗбүри итмиләр) китертәләр һәм туй буена вәгазь тыңлатып «газаплыйлар». Бу очракта дәгъ­ват урынына ислам диненә һәм мөселманлыкка антиреклама да килеп чыгарга мөмкин. Шуңа күрә мин кунакларга карата бик кырыс таләпләр куймаска тәкъдим итәм. Бүген аракысыз, хәләл ризыклы туй ясау да зур батырлык һәм тәкъвалык сорый. Моны булдыра алмаган дини яшьләр, еш кына, туганнарын аптыратмас өчен, шыпырт кына никахлашып яшиләр. Совет чорында тәрбияләнгән туганнары алдында аракысыз туй ясарга һәркемнең дә батырлыгы җитми әле.
- Гамил абый, Син еш кына Татарстаннан читтә дә туйлар уздырасың. Чит төбәкләрдәге туйларның үзенчәлекләре нәрсәдә?
- Йолалар аз сакланган. Авылларда бит кешеләр бетеп бара. Ә шәһәрләрдә бар йолалар буталып беткән. Менә Казанда да шулай: гадәтләр онытылган. Ә Мәс­кәүдә исә сергач мишәрләре матур йолаларын саклый әле. Әйтик, һәр кунак такмак җырлый. Киленгә алъяпкыч бәйләтеп, аны сынап карыйлар. Ә Пензада баллы шир­бәт эчерәләр. Башкортстанда су юлын күрсәтү йоласы бар. Самарада һәм башка төбәк­ләрдә эре чәкчәк пешереп китерәләр. Әстерханда исә кызыл төстәге баллы ширбәт кайнаталар. Чынаяк-касәләр тотып бииләр. Шулай ук, әйтик, миллионлаган татар Урта Азиядән күченеп кайтты. Совет чорында безнекеләр мунча кадәрле йортта исерек туе ясап ятса, бай Ташкенттагы татарлар ике йөз-өч йөз кешелек затлы туйлар ясарга күнеккән булган. Алар бүген дә, шул гадәт буенча, зур туйлар ясарга тырыша. Кавказдагы татарлар исә кавказча туй үткәрә. Күп җирдә татар әдәбияты, журналлар аша Казан йолалары да популярлаштырылган: туйга каз яки чәкчәк китерү Идел-Урал, Себер якларында киң таралган. Тик руслашу һәм глобальләшү туйларны үзгәртте. Бүген инде татарча җыр җырлата алсак, татарча сүз ишеттерә алсак та сөенәбез.
- Туйларны татарча алып бару хәзер шулкадәр кыенмыни?
- Алып бару бик рәхәт, тик аңлаучы юк бит. Мегаполисларда бик карт әбиләр генә татарча чыгыш ясый. Мин татарча гына эшләр идем, тик андый клиентлар сирәк очрый. Еш кына русчаны, кайвакытны инглиз, төрек, гарәп телләрен дә эшкә җигәргә туры килә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading