16+

Изге Ана иконасы соборы төзелешенә бер ай эчендә халыктан 90 миллионнан артык акча җыелган

Узган атнада Казан Изге Ана иконасы соборы нигезенә таш салынды. Әлеге уңайдан Казанга Мәскәү һәм Бөтенрусь патриархы Кирилл да килгән иде.

Изге Ана иконасы соборы төзелешенә бер ай эчендә халыктан 90 миллионнан артык акча җыелган

Узган атнада Казан Изге Ана иконасы соборы нигезенә таш салынды. Әлеге уңайдан Казанга Мәскәү һәм Бөтенрусь патриархы Кирилл да килгән иде.

Татарстанга визиты барышында патриарх республикадагы милләтләр дуслыгына соклануын белдерде. Казан Кремленең Мактаулы кунаклар китабына да ул: "Чәчәк аткан Татарстанны - үз төбәге һәм бөек Россия иминлеге хакына мөселманнар һәм православие динендәгеләр иңгә-иң куешып яшәүче җирне күрүемә сөенәм. Татарстан Президенты Рөстәм Нургалиевичка кунакчыллыгы һәм мөселманнар һәм православиелеләрнең озак еллар үзара аңлашып яшәвенә теләктәшлек күрсәтүе өчен рәхмәтлемен", - дип язып калдырды. Казан Изге Ана иконасы соборы нигезенә таш салу тантанасында бер үк вакытта Болгар ислам академиясе төзелә башлаганын да искә алды.

- Татарстанда мәсьәләгә шулай якын килеп эшләү ул - традиция. Православиелеләр һәм мөселманнар өчен изге урыннарны торгызу эше биредә даими һәм планлы рәвештә алып барыла. Республика җитәкчелеге дә бөтен традицион конфессияләрнең игелекле башлангычларына ярдәм кулы суза, - дип билгеләп үтте ул.
Күпмилләтле һәм күпконфессияле Татарстанда православие соборы белән Болгар ислам академиясенең бер үк вакытта һәм бер үк шартларда төзелүе республикада мөселманнар һәм православие вәкилләренә хөрмәтнең бертигез күрсәтелүенә ачык мисал булып тора.

Татарстан Министрлар Кабинетында үткәрелгән брифингта "Яңарыш" тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фонды башкаручы директоры, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова журналистларга Казан Изге Ана иконасы соборы төзелешенә халыктан 90 миллион 733 мең сум акча җыелуын хәбәр итте. Аның сүзләренчә, әлеге сумма нибары бер ай эчендә җыелган.
- Иң беренчеләрдән булып Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов өлеш кертте. Аңа беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев, Премьер-министр Илдар Халиков та кушылды. Бюджет оешмалары, рспублика районнары җитәкчеләре дә әлеге игелекле эштән читтә калмады. Соборны торгызуда Мәскәү, Пермь, Уфа, Ижевск, Ульяновскида яшәүчеләр дә булышлык күрсәтә. Мәскәүдә яшәүче ике ханым бер миллион сум акча күчерде. Үзләреенң теләкләрен дә җиткерделәр - алар икона ясап бирергә сорыйлар. Без ярдәмне нинди генә формада кабул итмибез. Әйтик, шул ук Мәскәүдә урнашкан бер компания ике предприятиегә сертификат бүләк иткән. Анда, сезнең исемнәнәсобор төзелешенә хәйрия акчасы керттек, дип язылган, - ди ул.
Болгар ислам академиясе төзелеше өчен исә акча чак кына күбрәк, төгәлрәге 5 миллионга артыграк җыелган. Татьяна Ларионова моны академия нигезенә ташның бер ай алданрак салынуы белән бәйләп карый.

- Академияне бер ел эчендә төзеп бетерү зарур. Киләсе елның уку елына ул үзенең ишекләрен ачарга тиеш. Төзелеш эшләре яхшы темпларда бара, - ди ул.
"Яңарыш" фонды башкаручы директоры үзенең чыгышында республикада милләтләрнең дус-тату яшәвенә бөтен мөмкинлекләр булдырылуына аерым басым ясады.
- Татарстан конфессияара дуслыкның үрнәге булып тора. 2005 елда Казан Креле территориясендә "Кол Шәриф" мәчете белән "Благовещение" соборын торгызып куйдык. Казанга килгән туристлар да моңа хәйран калалар, - дип сөйләде ул журналистларга.
Исегезгә төшерәбез: Болгар ислам академиясе белән Казан Изге Ана иконасы соборы фәкать халык акчасына гына төзелә. Хәйрия акчасын теләсә кайсы банк бүлекчәсеннән күчерергә була. Шулай ук дәүләт хезмәтләре порталы аша да күчерә аласыз.

«Болгарская исламская академия»
ИНН/КПП 1655069125/165501001
ПАО "АК БАРС" Банк
Р/Сч 40603810900029000245
к/сч 30101810000000000805
БИК 049205805

«Собор Казанской иконы Божией Матери»
ИНН/КПП 1655069125/165501001
ПАО «АК БАРС» Банк
Р/Сч 40603810600028000245
к/сч 30101810000000000805
БИК 049205805

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading