16+

Кабан күле буен тагын нинди үзгәрешләр көтә?

Казанда Кабан күле яр буеның икенче чиратын төзекләндерү дәвам итә. Шәһәрлеләр өчен күзәтү мәйданчыклары, амфитеатр, су чаңгысы спорты мәктәбе, балалар һәм спорт мәйданчыклары төзеләчәк, дип яза Казан мэриясе сайты.

Instagram сәхифәсендә ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова хәбәр иткәнчә, әзерлек эшләре вакытында төзелеш зонасыннан 720дән артык агач, куак һәм күпьеллык үсемлекләр күчереп утыртылган. “Агачлар күрше территориягә «күченделәр», ә үсемлекләр – питомникка», – ди Фишман.

Сәлимҗанов урамы ягыннан дүрт функциональ зона барлыкка киләчәк: спорт, елга, урман һәм күпер. Яр буенда күзәтү мәйданчыклары, амфитеатр, су чаңгысы спорты мәктәбе, балалар өчен, спорт мәйданчыклары һәм йога өчен зона булдырылачак, таганнар урнаштырылачак, пирслар, фонтан, барбекю зонасы, прокатлы көймә станциясе урнаштырылган, шулай ук Мәрҗани урамындагы су өстендә җәяүлеләр күпере төзеләчәк. Шулай ук ана һәм бала бүлмәсен һәм сәүдә павильоннарын оештыру планлаштырыла.

Мәрҗани урамына кадәр яңа төзекләндерелгән яр буеның гомуми озынлыгы 1,4 км тәшкил итәчәк. План буенча реконструкциянең икенче чираты 2020 елның язында тәмамланачак. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading