16+

Кабан күле буйлары да төзекләндереләчәк

Башкалада тарихи-архитектура әһәмияткә ия 523 бина бар. Казанда узган ел үткәрелгән Универсиадага әзерлек кысаларында, 200 бина төзекләндерелде, шуларның 88е - тарихи-архитектура һәйкәле.

Кабан күле буйлары да төзекләндереләчәк

Башкалада тарихи-архитектура әһәмияткә ия 523 бина бар. Казанда узган ел үткәрелгән Универсиадага әзерлек кысаларында, 200 бина төзекләндерелде, шуларның 88е - тарихи-архитектура һәйкәле.

«Иске шәһәр» префектурасы префекты Линар Закиров «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендәге чыгышында әйтеп үткәнчә, инвесторлар шәһәр үзәгендәге тарихи биналарны төзекләндерүгә яки кабат торгызуга 13 миллиард сум акча керткән.
- Свешников һәм Ремизов йортлары, Себер номерлары, Пассаж төзекләндерелде. Иске Татар бистәсендә Кушаев, Сабитов, Казаков утарлары торгызылды, «Солтан» һәм «Нурулла» мәчетләре яңартылды. Каюм Насыйри һәм Күнче урамнары кебек, Фәткуллин урамы да җәяүлеләр карамагына биреләчәк. Бауман урамында «Казан» кунакханәсен, Матбугат йортын төзекләндерү эшләре дәвам итә. Рәхмәтуллин урамындагы «Дворяннар собраниесе» бинасын төзекләндерү буенча чаралар күрелә, - диде Линар Закиров.
Иске Татар бистәсенә караган Мәскәү һәм Нариманов урамнарындагы «урам базарлары» бетерелде. Аларга, шәһәр үзәген пычраткан өчен, шактый тәнкыйть-шелтә эләкте. Әмма бу әле андагылар эшсез калды дигән сүз түгел. Линар Закиров: «Ике мең кешенең һәммәсе дә тиздән Мәскәү һәм Нариманов урамнарында ачылачак заманча сәүдә комплексларында урын алачаклар», - дип ышандырды. Быелның җәендә Кабан күле буйларын төзекләндерү эшләренә керешү ниятләнелә.
Мэр Илсур Метшин: «Казан үзәге, Иске Татар бистәсе әле 2 ел элек кенә дә әйтергә оят халәттә иде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, шәһәрнең тарихи үзәген горурлыкка әйләндерүгә ирештек. Кешеләр, Кремльдә, музейларда, аквапаркта булу белән генә чикләнмичә, Казанның тарихи үзәген дә җәяүләп хозур кылып йөрсен. Икенче этаптагы бурычыбыз - төзекләндерелгән тарихи биналарда тормыш кайнату», - дип, шул уңайдан фикерләре белән уртаклашты.
Иске Татар бистәсе буенча туристлык маршрутлары әзерләнә. Маршруттагы «тукталышлар» саны артканнан-арта барачак, чөнки бистәдәге тарихи биналарның һәм урыннарның әле бер өлеше генә төзекләндерелде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading