16+

Калдык-постык тапшырып та акча эшләп була

Казанда икенчел чимал - макулатура, пластик шешәләр, торбалар, канистралар кабул итү пунктлары берсе артыннан берсе ачыла тора. Урам себерүчеләр - чүпнең кимегәненә, ә пенсионерлар өстәмә акча эшләү мөмкинлеге туганына сөенә.

Калдык-постык тапшырып та акча эшләп була

Казанда икенчел чимал - макулатура, пластик шешәләр, торбалар, канистралар кабул итү пунктлары берсе артыннан берсе ачыла тора. Урам себерүчеләр - чүпнең кимегәненә, ә пенсионерлар өстәмә акча эшләү мөмкинлеге туганына сөенә.

Урам себерүчеләр рәхмәт әйтә

Икенчел чимал кабул ителә торган яшел төстәге пунктлар әллә каян күренә. Казанда алар өчәү: Мәүлетов урамы, 9 нчы йорт, Фучик урамы, 72 нче йорт адресы буенча һәм Универсиада авылында. Мин Мәүлетов урамындагысына бардым. Тукталыштагы базарны ике кат әйләнеп чыксам да, таба алмадым. Баксаң, пункт базар ягында түгел, юл аша чыгып, йорт ишегалдында урнашкан икән. Чималны кабул итүче Алексей Прокофьев өстендә яшел кием. Иртәнге сигездән кичке дүрткә кадәр эшли, якшәмбе ял итә. Әлеге пунктның ачылуына айдан артык.

Тышкы ягында нинди чимал өчен күпме акча тиешлеге турында мәгълүмат тактасы эленгән. Картонның бер килосы - 6 сум, пластик шешә - 15 сум, канистра - 8 сум, калай банкалар - 40 сум, полиэтилен (кара) торбалар - 8 сум һ.б.

- Кайбер кешеләр үтеп барышлый йә газета, йә башка төрле чималны калдыра да китә, акчаны алып та тормыйлар. Андыйлар барыннан бигрәк шәһәр чисталыгы өчен тырыша. Чималны пресста бастырып, өеп барам. Машина йә иртәнге, йә кичке якта алып китә, - дип сөйләде Алексей.

Без сөйләшкән арада, Геронтий Анисимович 400 грамм калай (сырадан бушаган савытлар) китерде. Көне буе җыйган. Алексей аңа 16 сум бирде.
- Пенсиям кечкенә. 20 сум җыеп, ипи-сөт алам. Эчмим-тартмыйм. Фанераны да җыярга була, әмма ул авыр, көчем юк инде. Һәркем күңеленә хуш килгәнне җыя, - диде ул.
Бер абзый, Алексей аның чималын үлчәгән арада, макулатура өемендәге китапларны актарды. Ул кеше киткәч, Алексей:
- Китап кына түгел, башка төрле әйберләр дә - канистра, әрҗәләр килеп сорыйлар, әмма бирә алмыйм, кагыйдәсе шундый. Китапларны карап алырга рөхсәт бирәм. Чималны даими ташучылар күп, сораган һәркемгә, эш буенча берәр сорау туса, дип, телефон номерымны бирәм, - диде Алексей.
Илсөяр апа да даими тапшыручылар сафыннан, күршедәге даруханәдә эшли.


- Туксанышар тартма товар кабул итәм. Бушаган картонны көн саен тапшырам. Ә элек ташлый идек. Шушындый эш ачып җибәргәннәре өчен, мин бу егетләргә бик рәхмәтле, - ди ул.
- Сер булмаса, акчаны нишлә­тәсез? Үзегезгә калдырасызмы?
- Юу-у-ук. Эштәге кызлар белән чәйгә йә печенье, йә шикәр комы алабыз. Кайвакыт касса янындагы тәм-томны, «Гематоген»ны урлап китәләр дә «недостача» була. Ул вакытта чималдан кергән акчаны шуңа кертәбез, - диде Илсөяр апа.

Илсөяр апа көн саен берничә килограмм катыргы тапшыра

Берничә килограмм газета китергән бер апа үз исемен әйтергә теләмәде. Энесе, макулатура тапшырганын берничә тапкыр күреп, әрләгән икән үзен.
- Бу пункт ачылганчы, макулатураны юл аша урнашкан икенче бер урынга тапшыра идем. Элек анда тиен-миен түләсәләр, хәзер бәяләре мондагы төсле булды, - диде ул.
- Макулатурадан кергән акчага нәрсә аласыз? - дип сорыйм.
- Ул бернәрсәгә дә җитми, иш янына куш инде. Пенсиям - 12 мең, кызым 11 меңгә эшли, квартплата өчен - 4 мең, телефон белән газга меңнән артык сум түлибез. Оныгыбызны түләүле бүлектә 80 меңгә укытабыз, - диде ул.
Алексей сөйләвенчә, пункт ачылганнан бирле, тирә-яктагы ишегаллары чистарып киткән, хәтта урам себерүчеләр килеп, рәхмәтләрен әйтә икән.

Сары контейнерлар акча китерә
Икенчел чималны кабул итү пунктлары «Чиста мохит» программасы буенча ачыла. Аның җитәкчесе Ян Наумов «ШК»га сөйләгәнчә, 2016 елның уртасына Татарстан буенча 30-50 пункт ачарга нияте бар. Әмма кайсы шәһәр, район үзәкләрендә икәнлеген әйт­мәде.

- Бу идея белән күпләр янып китте, шуңа алдан әйтмим, көндәшләр тәгәрмәчкә таяк тыгарга мөмкин. Пунктлар урнаштырыласы урында яшәүче халык белән киңәшләшәбез. Әгәр кеше 20 ел буе бер сукмактан йөреп, көннәрдән бер көнне контейнерыбызны урнаштырып, аны кап­лап куябыз икән, халык, әлбәттә, канәгать булмаячак, - дип аңлатты Ян.

Татарстанның Экология министрлыгында хәбәр итүләренчә, икенчел чимал кабул итү пунктын урнаштыру эшкуарларга 600 мең сумга төшә, әмма ул үзен тиз аклый.
Бу елның җәендә Казанның Мәскәү районы ишегалларында сары төстәге контейнерлар барлыкка килде. Аларның тышына «ПЭТ» (пластик шешәләр) дип язылган. Шул тирәдә яшәүчеләр хәзер чүпне аерып түгә. Идарә итү компанияләре, ПЭТ чүбе тапшырып, акча эшли. Халыкны чүпне аерып түгү эшенә җәлеп итәр өчен, идарәчеләр ул акчага ишегалларын төзекләндерергә сүз биргән. Бүгенгә 10 контейнер шешә тапшырылып, 130 мең сум акча эшләгәннәр. Бу акчага балалар мәйданчыгына таганнар алынган.

Мәскәү базарында да чимал кабул итү пунктлары эшли. Һәркемнең эш вакыты да, түләве дә төрлечә. Мисал өчен, картонның бер килосы өчен - 5 сум 30 тиеннән 6 сумга кадәр, кәгазь өчен - 5 сумнан 5 сум 30 тиенгә кадәр, бер ПЭТ шешәсе өчен - 50 тиен, бер алюминий шешәсе өчен 30 тиен түлиләр.

Макулатура нинди таләпләргә

- җавап бирергә тиеш

- кәгазь яки картон май, химикатлар, лакка буялган булмаска тиеш;

- янган, пычранган һәм юеш булмаска тиеш;

- макулатура арасына металл, агач, пластик, тукымалар кыстырырга ярамый.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading