16+

Камышлы Сабан туенда Татарстан Президенты Самара татарларына зур бүләк ясады

Бөтенроссия авыл Сабан туе ачылышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Самара татарларына "Форд Транзит" микроавтобусы бүләк итте.

Камышлы Сабан туенда Татарстан Президенты Самара татарларына зур бүләк ясады

Бөтенроссия авыл Сабан туе ачылышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Самара татарларына "Форд Транзит" микроавтобусы бүләк итте.

Автобус ачкычын "Дуслык" төбәк иҗади иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Фәхретдин Канюкаев кабул итеп алды. Сабан туе батырына Татарстан Президенты исеменнән "Лада Гранта" автомобиле бүләк ителәчәк.

Рөстәм Миңнеханов унынчы Бөтенроссия авыл Сабан туе кунакларын, Самара өлкәсе һәм Камышлы районы татарларын сәламләп, милли бәйрәм белән котлады. Исәнлек-саулык, иминлек һәм муллык теләде."Бердәм булсак – киләчәгебез якты, эшләребез көннән-көн үсештә булыр", - диде ТР Президенты.

Ул Сабан туе - татар, башкорт халкының гына түгел, милли-мәдәни үзенчәлекләрне күрсәтә торган Россия бәйрәме, дип искәртте. Рөстәм Миңнеханов бәйрәмне югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаровка рәхмәт әйтте. "Безнең күп төбәкләрдә булганыбыз бар, әмма Камышлыда аеруча матур оештырылган", - диде.

Тантанада өлкәнең тырыш татарларына Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләре тапшырылды. "Дуслык" оешмасы җитәкчесе Фәхретдин Канюкаев "Татарстан Республикасы алдында казанышлар өчен" орден медале, Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаветдинов "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде.

Камышлы районы хакимиятенең Мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты җитәкчесе Резидә Тәхбәтшина "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре", Самараның "Яктылык" татар мәктәбе татар теле укытучысы Фәния Гыйләҗева "Татарстанның атказанган укытучысы" мактаулы исеменә лаек булды.

Милли җырлар-биюләр, уеннар белән үрелеп барган бәйрәмдә Татарстанның Кукмара районы татар милли көнкүреше белән таныштырган "Татар авылы" корып куйган иде. Шулай ук "Башкортстан" һәм "Самара" мәйданчылары оештырылган иде. Соңгысында Татарстан белән Самара өлкәсе җитәкчелеге ике төбәк арасында икътисади һәм мәдәни хезмәттәшлекне үстерү турында килешүне имзалады.

Лилия Гаделшина

Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading