16+

Каникул җитә, баланы кайсы лагерьга җибәрергә?

Балаларның җәйге ялына күп калмады. Күп кенә ата-аналар балаларын авылга әби-бабай янына кайтара.

Каникул җитә, баланы кайсы лагерьга җибәрергә?

Балаларның җәйге ялына күп калмады. Күп кенә ата-аналар балаларын авылга әби-бабай янына кайтара.

Кайберләре җәйге ял итү һәм сәламәтләндерү лагерьларын эзли башлый. Бер караганда, лагерь сайлау авыр да түгел кебек, алар бездә бихисап, тик шулай да баланы иң ышанычлысына җибәрәсе килә бит.

Әлеге уңайдан, ата-аналарга балалары өчен ышанычлы лагерь сайлау мөмкинлеге тудырыла, дип яза «Российская газета». Россия Президенты балалар ялын оештыруда өстәмә куркынычсызлык чараларын күрүне истә тоткан законга кул куйган. Закон нигезендә, һәр төбәктә балалар ялын оештыручы оешмалар реестры барлыкка килергә һәм ул төбәк администрацияләре сайтларында урнаштырылырга тиеш. Шул рәвешле, теләгән һәр кеше, лагерьга юллама алыр алдыннан, әлеге сайттан лагерь турында тулы мәгълүмат ала. Шунда ук аның кайда урнашуы, куркынычсызлык чаралары, ялны оештыру, сәламәтләндерү процедуралары, ялның бәясе дә языла. Әгәр дә берәр лагерьны истә тоткан булып, аны реестрда таба алмасагыз, юллама алмавыгыз хәерле. Реестр балалар ялын оештыручылар өчен дә файдалы булачак. Алар, көндәшләренең нинди хезмәтләр күрсәтүен белеп, баланың ялын тагын да кызыклырак һәм арзанрак итеп оештыру ягын караячак.

Закон шулай ук Мәгариф һәм фән министрлыгына балаларның ял һәм сәламәтләндерү лагерен оештыру буенча стандарт килешү формасын эшләргә куша. Килешү әти-әниләр белән лагерь яки шифаханә арасында төзелә. Анда баланың куркынычсызлыгы өчен җавап бирү, ике якның да хокуклары һәм бурычлары күрсәтеләчәк.
Бүгенге көндә Татарстан лагерьлары да балаларны кабул итәргә әзерләнә. Аларда төзекләндерү эшләре бара. Капиталь ремонт 25 майда тәмамланачак, дип ышандырды Татарстанның төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә. Аның әйтүенчә, Казанның «Пламя», «Молодёжный», Түбән Каманың «Кама», Биектаудагы «Костёр» һәм «Чайка» лагерьлары шул срокка өлгерергә тиеш. Әлки районындагы «Дубки», Нурлаттагы «Заречный», Алабугадагы «Лесная сказка», Минзәләдәге «Олимпиец», Зәйдәге «Созвездие», Чирмешәндәге «Солнечный», Азнакайдагы «Солнышко», Буадагы «Чайка» һәм Әтнәдәге «Чулпан» лагерьларында капиталь ремонт төгәлләнгән.
Татарстанда балалар лагерьларын төзекләндерүгә быел 112 млн сум бүлеп бирелгән. Иң күп акча Казанның «Молодёжный» лагерена тотыла, анда ремонт 37 млн сумга төшәчәк.
Болардан кала, быел республикада 40,5 млн сумга алты лагерь төзеләчәк, тагын бер балалар ялы объектын реконструкцияләү көтелә.

Шамил Абдюшев фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading