Шәһри Казан

Капиталь ремонт сезгә дә килеп җитәчәк

Фото: Фәрит Моратов Яңа төзелгән йортларда яшәүчеләр торакның һәр квадрат метрыннан 5 сумны капиталь төзекләндерү фондына күчермәскә маташтылар. «Йортыбыз яңа, әллә кайчан буласы ремонт өчен алдан түләмибез», - дигән сүзләрне ишетергә туры килгәләде. Татарстанда бәхәскә урын калдырылмады: күпкатлы йорт яңамы-искеме - капиталь ремонт өчен түләү алына. Казан мэры Илсур Метшин...

Фото: Фәрит Моратов

Реклама

Яңа төзелгән йортларда яшәүчеләр торакның һәр квадрат метрыннан 5 сумны капиталь төзекләндерү фондына күчермәскә маташтылар. «Йортыбыз яңа, әллә кайчан буласы ремонт өчен алдан түләмибез», - дигән сүзләрне ишетергә туры килгәләде. Татарстанда бәхәскә урын калдырылмады: күпкатлы йорт яңамы-искеме - капиталь ремонт өчен түләү алына.

Казан мэры Илсур Метшин да:
- Йорт ул бик тиз төзекләндерү сорый башлый. Шунлыктан, йортыбыз яңа, дип, капиталь төзекләндерү фондыннан читләшергә ярамый, - дип искәртте.
Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, быел Казанда күпкатлы 188 йорт икенче сулыш алган. Башкалада җиде ел эчендә 1739 йортка капиталь ремонт ясалган. Чагыштырып карасак, программа кысаларында Пермьдә - 794, Уфада - 730, Самарада 531 йорт капиталь төзекләндергән.

- Казанда төзекләндерүгә мохтаҗ торак фондның 33 процентына капиталь ремонт үткәрелде. Бу зур сан, моңа Татарстан Президенты һәм республика хөкүмәте тырышлыгында ирешелә, чөнки иң башта йортны федераль исемлеккә керттерү зарур, - дип, Илсур Метшин бездәге күрсәткечләрнең күршеләрдән ни өчен яхшырак булуының «серен» чиште.

Әлбәттә, уңыш республика һәм шәһәр җитәкчелегенең дипломатия осталыгында гына түгел, тырышлыкта. Казанда күпкатлы йортларны капиталь төзекләндерү белән үзләрен уңай яктан таныткан 36 подрядчы оешма шөгыльләнә. Аннан-моннан гына төзекләндерү ясап йөрүче «шабашниклар»ны мэр капиталь ремонт программасы тирәсеннән беренче елларны ук «себереп очырды». Эшләрнең дәүләт техник күзәтчелек органнары һәм халыкның үзе тарафыннан контрольдә тотылуы, подрядчы оешмалар арасында иң яхшы башкарылган эшкә конкурс та сыйфат мәсьәләсенә җитди карарга этәрә. Казанда киләсе елда капиталь ремонт исемлегенә 189 йорт кертелгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: