16+

Кар башына кар җитә...

Өлкән буын кешеләре: «Аллага шөкер, кышны узып, язга чыктык. Кышның авызы зур. Кар башына кар җитә...», - дип әйтеп куйгалыйлар.

Кар башына кар җитә...

Өлкән буын кешеләре: «Аллага шөкер, кышны узып, язга чыктык. Кышның авызы зур. Кар башына кар җитә...», - дип әйтеп куйгалыйлар.

Сөйләм телебездә кайбер мәгънәләр шул кадәр тирән ки, аның асылына яши-яши генә төшенәсең. Ачлы-туклы яшәгән чорларда салкын кышларны кичү адәм балаларына бер дә җиңел булмаган шул. Ризык запасы да, терлек азыгы да ашалып, ягъни кышның «зур авызы»на кереп беткән. Яз һәм җәй фасылларында кычыткан, юа (кыргый суган), балтырган белән тукланып булса да тернәкләнербез, инде кар башына кар җитәр көннәр килде дип, күңелләрен тынычландырганнар. Март үзенең бураннарын туздырса да, аның инде көннәре җылы, кары җепшек. Тамчы тама-тама таш тишә дигәндәй, һәр җепшек бөртек кар көртләрен, туң җирләрне акрынлап эретә башлый.
Быел февраль үзенең холкын соңгы көннәрендә генә күрсәтте: 29 февральдә башланган кар-буран 1 мартка да күчте. Нәтиҗәдә юл-транспорт хәрәкәте кыенлашты. Казанда 750 махсуслаштырылган техника, 743 эшче юлларны чистарту белән мәшгуль. Соңгы тәүлекләрдә башкаладан 9774 тонна кар эретү камераларына ташылган, юлларга 1799 тонна тоз-ком катнашмасы сибелгән.
Синоптикларның мәгълүматларына караганда, карлы-буранлы көннәр 8 мартка кадәр дәвам итәчәк. Ял көннәрендә көндез - 3, ә төнлә 9 градус салкын булачак. Март аенда төннәрен 11, 12 градус салкыннар сакланачак әле.
Бу язның тагын бер үзенчәлеге бар, 4 мартта - Россия Федерациясе Президентын сайлаулар. Шәһәр хакимиятендә узган киңәшмәдә мэр Илсур Метшин: «Казанлылар сайлауларда гражданлык активлыгы күрсәтсеннәр иде. Провокацияләргә бирелмичә, тормыш чынбарлыгына таянып, чын йөрәктән сайларга кирәк. Сайлауларның монысы гаять тә мөһим. Казанлыларның тавышы Татарстан чикләреннән еракта да ишетелергә тиеш», - диде. Тышта буран булса булсын, өйдә буран булмасын, диләр бит. Ил-йортыбызда «буран» купса, язларның да, яшәешебезнең дә бер яме калмаячак. Юл бөкеләре, табигатьтәге кар-буран вакытлы күренеш кенә. Имин язлар килсен иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading