16+

Кар күп булачак, кая куеп бетерәсе?

Кыш карга бай булачак, бигрәк тә декабрь аенда күп явар дип көтелә. Казан федераль университетының метеорология кафедрасы мөдире, география фәннәре докторы, профессор Юрий Переведенцев безгә шулай дип хәбәр итте.

– Декабрьдә явым-төшем нормасы – 33 мм, гыйнварда – 29 мм, февральдә – 25 мм. Бу – нормадан югары дигән сүз, – ди белгеч.

Кышның нинди булачагы турындагы фаразларга килгәндә, профессор күптән түгел генә Мәскәүдә Төньяк-­Евразия климатик форумында катнашкан. Анда экспертлар бөтен ил буенча кыш айларына булган фаразлар турында сөйләшкән. Аларның сүзләренчә, Татарстанда һава температурасы климатик нормада булачак.

– Декабрьдә һава температурасы уртача 9 градус салкынлык булыр дип көтелә. Гыйнварда – 13, ә февральдә 12 градусны күрсәтә. Кышны бик салкын да, җылы да булачак дип әйтеп булмый. Ноябрь ахырларында бездә чын кыш башланыр дип уйлыйм. Кар катламы сакланачак, – ди Юрий Переведенцев.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X