16+

Карар юк - Сабантуй бар

Казан Кремлнең рәсми вәкиле Лилия Галимова 11 июньдә онлайн рәвештә үткәрелгән брифингта ягъни матбугат конференциясендә республикадагы соңгы хәбәрләр белән таныштырды.

Карар юк - Сабантуй бар

Казан Кремлнең рәсми вәкиле Лилия Галимова 11 июньдә онлайн рәвештә үткәрелгән брифингта ягъни матбугат конференциясендә республикадагы соңгы хәбәрләр белән таныштырды.

Татарстандагы авылларда 4 июльдә Сабан туйлары үткәрелүе турында сүзләр таралды.
- Сабантуй үткәрү турында карар юк. Санитар хәлләр катлаулы булган очракларда массакүләм чаралар оештыру турында сүз дә була алмый,-дип җавап кайтарды Лилия Галимова “Шәһри Казан” газетасы тарафыннан бирелгән сорауга.

Коронавирус күзәтчелектә

Федераль регистр-теркәү күрсәткечләре буенча Татарстанда 10 июньгә 3 мең 720 кеше коронавирус йоктырган булып санала, шуларның 2 мең 767се сәламәтләнгән инде. Республикада, кызганыч ки, 10 кеше коронавирустан үлгән.
- Чаллы шәһәрендәге психик авырулар сырхауханәсендә пандемиянең киң таралуы очрагы прокуратура тарафыннан тикшерелә. Республикада коронавирус күзәтчелектә тотыла. Казанда йогышлы авырулар сырхауханәсенә яңа тагын бер корпус төзелә, аны 15 августка тәмамлау бурычы куелган. Эшләр график кысаларында бара, корпус 15 августка тапшырылачак. Татарстанда коронавирус максатларында 4 мең 728 койка-урын хәстәрләнгән, - диде Лилия Галимова.
 Татарстанда коронавирус йоктыруның тагын 54 очрагы ачыкланган, аларның барысы да авыруны аралашудан эләктергән. 16 кеше сырхауханәгә салынган, 38е өйдә дәвалана. Казанда-19, Чаллыда-10 һәм районнар исемлегеннән Яшел Үзәндә 4 кеше коронавирус йоктырган.

Лагерьда битлек кирәк

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов балаларның җәйге лагерьларында санитар таләпләрне катгый үтәргә күрсәтмә биргән. Лагерьлардагы биналарга һәм территориягә дезинфекция үткәрелә, балалар белән эшләячәк барлык хезмәткәрләргә баштан ук Covid-19га тест уздырыла. Балаларга җәйге лагерьларда, барыбер дә, медицина битлеге кирәк булачак. Әгәр берәр балада коронавирус ачыкланса, аны тиз генә кайсы сырхауханәгә озату һәм нинди чаралар күрү планы эшләнгән.

Җиңү парады уза

Казанда 24 июньдә Җиңү парады уза. Ләкин, бу тантанада сугыш ветераннарының турыдан-туры катнашуы әлегә тәгаенләнмәгән. Коронавирус сәбәпле, хөрмәтле ветераннарның сәламәтлек иминлеге борчу тудыра. Лилия Галимова:”Ветераннар мәсьәләсендә нинди карар кабул ителгәнлекне җәмәгатьчелеккә әйтербез”,-диде.

“Кыр көне” бәйрәме була

Лаеш районында июль башына планлаштырылган “Кыр көне” бәйрәме була.
-Бәйрәм ачык һавада оештырыла, санитар таләпләр саклана. Шунлыктан, әлеге чараны үткәрү кичектерелмәде,-диде Лилия Галимова.
 
Башаров-үзебезнең татар

Казанда бер кеше республиканың Мәдәният министрлыгы бинасы каршында ялгыз пикет оештырган. Марат Башаровның “Татарстанның атказанган артисты” исемен гамәлдән чыгаруны таләп иткән плакат күтәреп торган әлеге кеше. Лилия Галимова әйткәнчә, Марат Башаровның атказанган исемнәрен гамәлдән чыгару буенча бернинди хөкем карарлары да юк. Димәк, Марат Башаровка “хатын-кызларга кул күтәреп холыксызланма, татар милләтенә тап төшермә”, дип телисебез генә кала.

“Казан” очышка әзер

Россиядә 15 июльдән Берләшкән Дәүләтләр Берлеге (БДБ) илләре арасында авиаэлемтәне кабаттан башлау ниятләнелә. Әлегә тәгаен күрсәтмә бирелмәгән.
- ”Казан” халыкара аэропорты халыкара очышларга тулысынча әзерлектә, - диде Лилия Галимова.
Ул бу сүзләрне әйткәндә үзе дә һавага күтәрелергә талпынган аккошны хәтерләтеп куйды. Чыннан да, коронавирус “зәхмәтеннән” тизрәк арынсак иде инде.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading