16+

Каравы-ыл! Торба тишелде

Казанда, шәһәр башкарма комитеты карары нигезендә, 1 октябрьдән 2018/2019 елларның җылыту сезоны башлануы турында игълан ителде. Йортларга җылылык җибәргән көннәрдә казанлылар «пар чыгарып» гөж килеп ала.

Каравы-ыл! Торба тишелде

Казанда, шәһәр башкарма комитеты карары нигезендә, 1 октябрьдән 2018/2019 елларның җылыту сезоны башлануы турында игълан ителде. Йортларга җылылык җибәргән көннәрдә казанлылар «пар чыгарып» гөж килеп ала.

Газета укучыларыбызның сорауларына җаваплар табу максатыннан, Яңа Савин районының «Уңайлы торак» идарәче компаниясе җитәкчесе урынбасарлары Рамил Шәрәфуллин белән Ринат Әхмәтҗановка мөрәҗәгать иттек.


Җылылык җибәргәндә торбадан су ага башласа, нишләргә? 
– Җылылык җибәрүдән торба берничек тә тишелми, – дип җавап бирде Рамил Шәрәфуллин. – Мәсәлән, безнең карамакта күп фатирлы 552 йорт. Әлеге йортлардагы җылылык челтәрен җәйге чорда ук опрессовка үткәреп тикшереп чыктык. Опрессовка үткәргәндә, какшаган өлешләр ачыклана, аларны төзекләндердек. Әгәр дә инде җылылык үткәргечтән су ага башласа, бу очракта үзеңнең торак эксплуатация участогыңа (ЖЭУ) хәбәр бирү кирәк. Хәл төнлә булганда, Яңа Савин районының авария хезмәтен чакыртасың, аның телефоны: 522-92-84.

Интернетта «Аварийные службы в Казани» дип җыясың икән, барлык районнардагы авария хезмәтләренең телефоннары килеп чыга.
«Открытая Казань» сайтына мөрәҗәгать итәргә була, хәбәр шунда ук торак-коммуналь оешмаларга тапшырыла.

Югары каттагылар фатирыңны суга батырса, моңа кем җаваплы? 
Ринат Әхмәтҗанов әйтүенчә, гаеп югары катта яшәүчедә булса, ул җавап бирә. Фатирны су баскан очракта да ЖЭУга әйтергә, раслап, акт төзергә кирәк. 

Фатир хуҗасы нинди эшләрне түләүсез башкартырга хокуклы?
– Күпкатлы йортның дивары, түбәсе, подъезды, подвалы, җылылык һәм канализация челтәрләре гомумйорт милке санала. Җылылык һәм канализация челтәрләренең фатирлар эчендәге өлешләре дә гомумйорт милке. Идарәче компания фатир эчендәге җылылык челтәрендәге яки канализация торбасындагы (стояк) ватылуларны төзәткән өчен түләү алмый. Чуен торба (стояк) 15-20 елдан соң чери-таркала башлый. Стоякның черегән өлешен ЖЭУ эшчеләре бушлай төзәтә. Хәзер инде пластик торбалар кулланыла, – диде Рамил Шәрәфуллин.

– Җылылык үткәргечнең фатир эчендәге өлешләрен үз белдегеңдә төзәтү, конструкциягә үзгәрешләр кертү катгый тыела. Үзгәрешләр кертсәң, башка фатирларга җылылык килү туктарга мөмкин. Төзәтү эшләрен фәкать идарәче компания башкарырга тиеш, – ди Ринат Әхмәтҗанов. – Күпкатлы йортта яшәүче кайбер кешеләр төрле фирмаларны чакыртып, әлбәттә инде акча түләп, радиатор куйдыра яки стояк торбасын алмаштыра. Ул фирма (бригада) бүген бар, иртәгә юк. Җылылык яки канализация челтәрләре бозылса, фатир хуҗасы җавап бирә. ЖЭУга мөрәҗәгать итү кирәк һәр мәсьәләдә дә, төгәлсезлек җибәрелгән икән, алар төзәтә дә, эзләп йөрисе түгел.

Сездә – җылы, бездә – салкын, бу ни хәл? 
– Җылыту сезоны 1 октябрьдән башланды, дигән сүзне барлык йортларга да җылы килеп җитте, дип кабул итәргә кирәкми. Җылылык челтәре – катлаулы зур механизм, йортларны тоташтырып-көйләп чыгу кимендә ике атна вакыт сорый, – дип җавап бирде безгә Рамил Шәрәфуллин.

Куен дәфтәренә

Казанда җылылык тоташтыруга кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итү өчен «кайнар элемтә» телефоннары:

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары: 519-34-65; 519-34-88;
Киров һәм Мәскәү районнары: 557-76-10;
Совет районы: 272-16-23, 272-75-70, 272-01-05; 
Вахитов һәм Идел буе районнары: 277-81-41, 264-30-96. 
Торак-коммуналь хуҗалык комитеты: 590-96-22, 590-96-23.
«Открытая Казань» сайты һәм аның телефоны: 063.
Тәүлек дәвамында эшләүче бердәм диспетчерлык хезмәте: 236-41-23.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading