16+

Картлык шатлык булсын

Тиздән Өлкәннәр декадасы башлана. Алар өчен башкалабызда яшәү уңайлы булсын өчен күп нәрсәләр эшләнә. Пенсионерларның 90 проценты федераль, республика бюджетыннан төрле социаль ярдәм ала.

Картлык шатлык булсын

Тиздән Өлкәннәр декадасы башлана. Алар өчен башкалабызда яшәү уңайлы булсын өчен күп нәрсәләр эшләнә. Пенсионерларның 90 проценты федераль, республика бюджетыннан төрле социаль ярдәм ала.

Социаль хезмәткәрләр ике меңгә якын мохтаҗ өлкән кешегә, инвалидл­арга өйләренә килеп булыша. Татарстанда ветераннарга игътибар зурдан. Сугыш ветераннарын торак белән тәэмин итү буенча безнең республикага тиңнәр юктыр, мөгаен. Быел гына да 41 ветеранга торак шартларын яхшырту өчен 48,5 миллион сумлык сертификат бирелгән. Өлкәннәребез яңартылган паркларда, скверларда ял итә. Ишегаллары, йортлар төзекләндерелә. ­Пенсия яшендәге­ләр­нең тормышын тагын да күңелле итү өчен менә инде тугызынчы ел республикада өченче буын университеты эшли. Биредә өлкәннәр компьютерда эшләргә, икътисад, хокук, психология нигезләренә, чит телләргә өйрәнә.

Өлкәннәр көне уңаеннан, Казанда шактый чаралар уздыру планлаштырыла. Аеруча пенсионерларның сәламәтлегенә зур игътибар бирергә уйлыйлар. Табиблар ялгыз яшәүчеләрнең өйләренә барып, медицина тикшерүе уздырачак. Шәһәрнең дәвалану учреждениеләрендә Ачык ишекләр көннәре үткәреләчәк. 1 октябрьдә өлкәннәр мунчада бушлай юына алачак. Мондый мөмкинлек бер генә көнгә бирелгәч, гадәттә, мунчаларда этеш-төртеш, зур чират хасил була дип зарланучылар да бар. Әмма Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләре аңлатуынча, мунчаларның бөтенесе дә диярлек шәхси кулларда, ә бушлай юынырга рөхсәт бирү алар өчен керемле түгел, шуңа да бер генә көн белән чикләнергә туры килә. Декада кысаларында ЗАГС бүлекләрендә алтын, бриллиант туйларын бәйрәм итәчәк парларны тәбрикләү дә каралган.

«Яңа Гасыр» каналында исә 4 октябрьдә сәгать 13.00дән 17.00гә кадәр «Җылы көз» дип исемләнгән телевизион марафон уза. Тапшыруга Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре, ветераннар иҗтимагый җәмгыятеннән, социаль яклау бүлекләреннән хезмәткәрләр чакырылачак. Пенсионерлар үзләрен борчыган күп кенә сорауларга җавап таба алачак­лар.
- Безнең максат өлкәннәргә акчалата ярдәм итү түгел, иң мөһиме - марафонның кайтавазы булсын иде. Тапшыруда өлкән яшьтәге кешеләрнең тормышын сурәтләгән, авыр хәлдә калган пенсионерлар турында сюжетлар күрсәтеләчәк, кайберләренә ярдәм итә алуыбызга шатбыз. Әйтик, Арча районындагы бер авылдагы пенсионерның йортына газ кертергә ярдәм иттек, берәүнең идәннәрен төзекләндерүдә өлешебез булды, - ди «Яңа Гасыр» телеканалы ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры урынбасары, баш продюсер Миләүшә Айтуганова.
Теләге булган өлкәннәрне 1 октябрьдә Зөя утрау-шәһәрчегенә сәя­хәткә алып барырга да җыеналар. Кыскасы, октябрьнең бу ункөнлегендә өлкәннәргә аеруча игътибар күрсәтеләчәк. Бу мөнәсәбәт декада вакытында гына түгел, һәрчак дәвам итсен иде.
Фото: http://ruzaregion.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading