16+

Кайчан бетәр бу чокыр-чакыр?

Казанда бу язда юл өслекләрендәге 250 мең квадрат метр чокыр-чакырларны төзекләндерү бурычы тора.

Кайчан бетәр бу чокыр-чакыр?

Казанда бу язда юл өслекләрендәге 250 мең квадрат метр чокыр-чакырларны төзекләндерү бурычы тора.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары, тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев хәбәр иткәнчә, юл төзү-төзекләндерү чараларына 1,1 миллиард сум билгеләнгән. Чокыр-чакырларны ямауга 300 миллион сум акча тотылачак. «Ишегалды юлларын төзекләндерүгә игътибар арттырылды. Монысына да 500 миллион сум акча каралган. 20 ишегалдына, 25 кварталара юлларга асфальт җәеләчәк. Быел 847 ишегадын өлешчә төзекләндерү ниятләнелә. Шәһәр бистәләрендә 67 миллион сумлык юл төзү эшләре башкарылачак», - диде Игорь Куляжев.
Мэр Илсур Метшин киңәшмәнең көн тәртибенә куелган мәсьәләгә карата фикерләрен белдерде. «Кышкы чорда һава температурасының уйнаклап торуы да юл катламнарының ватылуына этәрә, - диде ул. - Шуның өчен, юл төзүдә һәм төзекләндерүдә сыйфатка нык игътибар бирергә кирәк. Узган ел салынган юллардагы ватылуларны гарантия җаваплылыгы буенча подрядчы оешмалар үзләре үк төзекләндерергә тиеш».
Универсиадага бәйле рәвештә, 2013 елны күбрәк шәһәр үзәгендәге юллар төзекләндерелгән булса, быел эш районнарга һәм бистәләргә күченәчәк. Мэр Илсур Метшин: «Юл төзү-төзекләндерү эшләренең беренчел планы әзер. Ләкин казанлылар һәм автомобильчеләр шәһәрдәге иң начар хәлдәге юлларның адресын шушы атна эчендә Казан мэриясенең «Халык контроле» яки Интернет кабул итү сайтлары аша җиткерсеннәр. Шул хәбәрләрне дә исәпкә алып, тәгаен план расланачак», - диде.
Казанда юл төзү-төзекләндерү эшләренә апрель аенда керешелә, ә май аенда эш колачы киң фронтта җәелдереләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading