Люция АСКАРОВА, Биектау районының Шигали авылы:
- Бәрәңге утырткан көнне яуганнан соң, бер тамчы да төшкәне булмаган иде, 9 июньдә кичке 4 белән 5 арасында ярты сәгать тирәсе явып китте яңгыр. Яшелчәләр, бәрәңгеләр әйбәт кенә үсеп киләләр, кич саен бер дә иренмичә су сибәбез инде. Бу яңгыр да аларга бик...
Люция АСКАРОВА, Биектау районының Шигали авылы:
- Бәрәңге утырткан көнне яуганнан соң, бер тамчы да төшкәне булмаган иде, 9 июньдә кичке 4 белән 5 арасында ярты сәгать тирәсе явып китте яңгыр. Яшелчәләр, бәрәңгеләр әйбәт кенә үсеп киләләр, кич саен бер дә иренмичә су сибәбез инде. Бу яңгыр да аларга бик файда бирә торган булмады әле, безгә генә бер көн су сипмәскә ярап куйды. Якын көннәрдә тагын әйбәтләп явып китмәсә, җиләк тә күреп булмастыр. Карбыз-кавыннар парникта, аларга суны иртә-кич сибәргә туры килә. Ә бакча тулы чәчәкләргә су эләккәндә эләгә, эләкмәгәндә - юк. Бердән, бик күп, икенчедән, бөтен кеше бакчасына сипкәч, суның да басымы бик түбәнәя. Зур мичкәләргә алдан тутырып куярга тырышабыз.
Рифгать НӘҖИПОВ, Мамадыш районының Чия башы авылы:
- Менә әле генә бездә бик әйбәтләп яшенле яңгыр явып китте. Быелгы җәйдә әле бу икенче яңгыр гына. Беренчесе май ахырында яуган иде, анысы бик көчле булды, хәтта боз да яуды. Боз яшелчәләргә бераз зыян салды инде салуын, әмма көннәр җылы торгач, алар бик тиз яңарып китте. Май яңгыры бәрәңгегә, печәнгә дә бик файдалы булды. Җирнең өстен катырып куйса да, тырма белән йөреп чыккач, җир йомшарды һәм бәрәңгеләр дә тиз һәм тигез итеп тишелделәр. Бакчада яшелчәләр дә бүгенге көндә матур гына үсеп утыралар. Дөрес, моның өчен зур хезмәт сорала - һәр кич күп итеп су сибәргә туры килә. Хәзерге вакытта исә бөтен халык, мәш килеп, бәрәңге арасын эшкәртә, чүп утый.
Сирина ИСЛАМОВА, Актаныш районының Аеш авылы:
И-и, яңгыркайларга тилмердек бит инде быел! Юк, юньләп яуганы юк. Кичә-өченче көн сибәләштерде бераз, әм-ма алай туфракка дым сеңәрлек үк булмады инде ул. Авылдашлар сүзенә карасаң, бөртекле ашлыкка килгән зыянны хәзер барыбер кайтарып, рекордлы уңыш җыеп алып булмаячак, бәлки, менә соңгы яуганнары хет кышка терлек азыгы хәстәрләрлек булыр инде, Алла теләсә. Актаныш белән Минзәләдә яуган диләрмени? Минзәләдә яуган дип без дә ишеттек үзе, Актаныш турындагысы хак түгел - туфрак коры. Тагын атна-ун көн сибәләми торган булса, 2010 елгы корылык кабатланасы иде. Ярый, Ходай ташламыйча, өстәлләребездән ризык кына өзелмәсен инде берүк...
Рәшит РАВИЛОВ, Кама Тамагы районының Олы Кариле авылы:
- Бездә яңгырның майның 5ләреннән бирле булганы юк. Шушы көннәрдә һәр иртәбез, бәлки бүген яумасмы инде, дигән өмет белән туа. Менә-менә яудырам дип торган болыты да әллә кая югала. Ә менә күрше районнарда яңгырлар явып үткән дип ишеттек. Печәннәр язгы дым аркасында әйбәт өлгерде. Яшелчәләргә гел су сибеп торганга, алары да хәйран гына үсеп маташа. Көннәр эссе торгач, җимешләре дә иртә өлгерә быел. Җиләкләр кызара башлады, алмагачлар алмаланып маташа. Бәрәңгенең сабагы үсеп китә алмаса да, чәчәккә бөреләнә башлады. Табигатебез шундый бит инде - һәркайсы нәсел калдырырга ашыга. Хәерлесе белән, җылы матур яңгырлар да явып китсә, тиздән җиләкләрдән дә авыз итәрбез.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар