16+

Кайсыгызның кулы җылы – бәйлисе бар йөрәкне...

Безгә әле моннан айнып җитәргә, тын алып, җиңел йөрәк белән йөреп китәр өчен шактый вакыт кирәк булыр. Без әле «Булгария» теплоходы фаҗигасеннән дә аңга килеп җитә алмаган идек, без әле һаман да күз яшьле идек ләса!..

Кайсыгызның кулы җылы – бәйлисе  бар йөрәкне...

Безгә әле моннан айнып җитәргә, тын алып, җиңел йөрәк белән йөреп китәр өчен шактый вакыт кирәк булыр. Без әле «Булгария» теплоходы фаҗигасеннән дә аңга килеп җитә алмаган идек, без әле һаман да күз яшьле идек ләса!..

17 ноябрь көнне 50 кешенең гомерен алып киткән Boeing 737-500 очкычының кыйпылчыклары ничәмә-ничә җанга күчеп елатудан туктамый - аэропортка чәчәкләр, йомшак уенчыклар илтүчеләр кимеми, социаль челтәрләрдә кайгы уртаклашулар, тетрәнү-ачынулар, битарафлык дигән заман чиренә карата күсәк күтәрүләр дәвам итә.

Нигә без битараф?
18 ноябрьдә 1 каналда эфирга чыккан «Пусть говорят» тапшыруының ахырында яңгыраган фикер белән бер мин генә килешмәгәнмендер - безнең җәмгыятьне, безнең хөкүмәтне, безнең үзебезне дәваларга кирәк. Без бөтенебез дә ваемсызлык - һәр нәрсәгә битарафлык, салкын караш дигән чирдән интегәбез! Үзебезгә килеп терәлгәч, арттан су үтә башлагач кына эшкә тотыну, күтәрелеп карарга да вакыт тапмау, янәшәдәге чатаклыкларга күз йому - болардан кайсыбыз азат? Кайсыбыз хөкүмәт эше дип егылып төшә? Эшләгән эшне ярату-яратмау турында да түгел сүзем - эт - эткә, эт койрыкка тапшыру гадәтенә генә басым ясыйсым килә.
«Булгария» теплоходы белән дә шул хәл бит - гаеплене табып бетерәм димә. Һәрберсе үз урынында үз эшен эшләп бетерә алмаган, җаваплылык дигән нәрсәне берәү дә тоймаган - гаепле дә юк, хикмәти Хода! Boeing 737-500 тарихы белән дә шул ук хәл кабатланачак - бүгеннән үк иң зур таш самолет штурвалы артында утыручылар бакчасына ява башлады. Иң ансаты да шул кебек - алар бит инде арабызда юк! «Кара тартма»ларның үз тәгълиматы булыр анысы, әмма балык башыннан чери. Илкүләм очучылар әзерли торган ныклы уку йорты булмаган дәүләтне сүкмәбез бит инде...
Мин үзем әлеге очкычта Мәскәүгә исән-имин барып җиткән Григорий Бусарев белән теләктәш. Ул социаль челтәргә: «Мин 4 сәгать элек шушы очкыч белән Мәскәүгә төштем. Ул төзек түгел иде - без җиргә чак-чак утырдык. Мине туган көнем белән котлый аласыз!» - дип язып чыкты. Нигә күз йомарга тырышабыз инде: минем үземнең дә андый очкыч белән Мәскәүгә барганым, урындыкларының алга-артка уйнаклап торганын күргәнем булды. Безнең өчен скотч ябыштырылган өстәлләр, салон температурасын көйләп җиткерә алмаулары да гадәтидер кебек тоелган иде - сине күккә алып менгән очучыга Аллага ышанган кебек ышанасың бит инде ул. Ә, баксаң, җирдәгеләрнең битарафлыкларын ипигә ягып ашыйсы булган икән...

Барыбыз да - Ходай бәндәсе
Әле бу кадәр нәфрәтләндергәне юк иде - хәзер исә Ксения Собчак исеме үк саруны кайната. Кемгә - нәрсә, кәҗәгә - кәбестә, дигәндәй, гламур хатын үзенең битендә бик тә «аналитик» фикере белән куандырырга ашыкты: «Казанга бәйле яңалыкта бер генә яхшы хәбәр (аны шулай дип атарга яраса инде) - республика Президентының улы гадәти рейс белән очкан». Ходаем, барыбыз да Ходай бәндәсе! Мәскәүләрдән ничек күренәдер, анысы бихәбәр, әмма, фаҗигагә тарып, бакый дөньяга күчүчеләр исемлегендә Президентыбызның өлкән улы - 24 яшьлек Ирекне күргәч, аналитика эзләмәдек үзе. Калганнар үлеме өчен ничек җан әрнеде - Ирек Миңнеханов өчен дә шулай ук тетрәндек. Ул да кемнеңдер газизе, ул да кемнеңдер бәгырь җимеше! Тырнак астыннан кер эзләүчеләр табылыр анысы, әмма шушы яшенә җитеп, Ирек турында начар хәбәр, «ски»лы яңалык ишеткән булмады. Алтын яшьләр исемлегендә булса да, аны якыннан күреп-ишетеп яшәүчеләр Ирекне тәкәбберлеге булмаган гади кеше буларак бәяли. Спортны үз иткәнлеге, гадәти тормыш рәвеше алып барганлыгы, дуслары белән аралашырга яратканлыгы билгеле. Август аенда француз кызы Антония Гишарга өйләнүен ишеткән идек. «Пусть говорят» тапшыруына килгән гаилә дуслары - Вита Троицкая да Ирекне гел яхшы яктан гына искә алды. «Ирек белән Антония гел бергә булдылар - бергә укыдылар, бергә спорт белән шөгыльләнергә йөрделәр, бергә сәяхәткә чыгып китәләр иде. Икесенең берсе дә «алтын яшьләр» булмады. Антония үзе дә зур династия дәвамчысы бит ул. Гишарлар - Франциянең казинолар челтәре идарәчеләре, үзләренең инвестиция фондлары, кибетләр челтәре дә бар». Антония авырлы булу аркасында гына ире белән аның соңгы сәфәренә бармаган икән - Ирек аны соңгы минутта гына өйдә калырга күндергән. Декабрьдә Миңнехановлар дәвамчысы - Ирекнең улы туарга тиеш...
Тапшыруда шикләндерүче мизгелләргә дә тукталып уздылар. Шуларның берсе - Троицкая әйтеп узган туй ролигы. «Туйга Ирек белән Антониянең дуслары видеороликлар әзерләгән иде. Шуларның берсе бераз шомландырды үзе. Имеш, дуслары самолетта туйга кунакка барырга чыга, ул самолет ватыла да, бөтен кунак кеше аягы басмаган утрауга килеп төшә». Уеннан - уймак, диярсең - өч ай элек кенә булган туйга шундый «бүләк» әзерләнгән... Икенче мистика итеп Рөстәм Нургалиевичнең Инстаграмдагы фаҗига булганчы дүрт көн кала элгән фотосы табылды: анда, бер караганда, арктик салкын сурәтләнгән кебек. Болытлар арасында - кояш, җирдә - ак кар. Чагыштырып караганда исә - болытлы ямьсез көн, җир өсте исә ап-ак күбек белән капланган...
Узган ел 8 мартта Президент белән бәйрәм уңаеннан очрашуга баруымны хәтерлим. Мин анда: «Президент буларак, балаларга вакытыгыз каламы?» - дип сораган идем. Ул вакытта Рөстәм Нургалиевич: «Кала, әмма Искәндәргә минем игътибар азрак эләгәдер - әлегә эшләнеп бетмәгән тармагым шулдыр, үземне шелтәләп тә алам. Ә Иреккә заманында минем игътибар, аралашу күбрәк тәтеде, ул чакта бала белән аралашырга вакытым күбрәк кала иде. Без аның белән бик якын», - дигән иде...

КВАС дуслыгы
Һәлак булучылар исемлегенә күз салып, кемне генә алып карасаң да имәнеп китәсең - Ходаем, гел яхшы, гел уңган-булган бәндәләр арабыздан киткән икән, дисең. ФСБның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе, генерал-лейтенант Александр Антонов, 13 яшендә вундеркинд буларак КДУның икътисад факультетына укырга кереп, 25 яшенә физика-математика фәннәре кандидаты булган Мстислав Камашев, телекомментатор Роман Скворцовның хатыны белән кызы - Эллина Скворцова һәм Даша, профессорлар - Евгений Князев һәм Наталья Дрантусовалар... 50 кешелек исемлектә - ике бала. Берсе - 11 яшьлек Эллина Скворцованың кызы Даша булса, икенчесе - Казанның 122 нче гимназиясенең 9 В классы укучысы 15 яшьлек Алинә Кашапова. Мин исә Алинәнең язмышы белән кызыксындым.
122 нче гимназиядәге матәм ишек төбеннән үк башлана. Икенче катта Алинә хөрмәтенә куелган чәчәкләр, открыткалар. 15 яшьлек кызны хөрмәт итүләре, яратулары күренеп тора. Ул укыган сыйныфка килеп кергәч тә, шул ук әрнү ташып чыга - әле кичә генә!..
Алинәнең сыйныф җитәкчесе, мәктәптә озак еллар буе инглиз теле укыткан Фәридә Габдулла кызы Сәмитованың күзеннән яшьнең кипкәне юк әле: Алинә, дип сөйләргә керешүгә үк сулкылдый башлый. Көндәлегендә нибары ике «4»лесе генә булган, бөтен яктан тырыш, талантлы кызны ничек юксынмыйсың да, аның хакында ничек үткән заманда сөйли аласың ди?!.
- Мин аның турында «иде» дип сөйли алмыйм, гафу итегез, - ди Фәридә Габдулловна. - Ул искиткеч бала, тырыш укучы, талантлы лидер кеше иде. Сыйныфта минем уң кулым, ышанычым да булды. Кинодагы кебек инде: кем менә моны эшли, дип сорарга өлгермим: «Мин!» - дип, Алинә чәчрәп чыга иде. Алинәдә ике шәхес яшәде, дисәм дә буладыр, ул, бер яктан, эшлекле, акыллы булачак бизнес-леди, икенче яктан, иҗади, булдыклы талант. Музыкаль мәктәпне гел «5»ле билгеләренә генә тәмамлаган Алинә хип-хоп белән мавыкты, бик күп конкурсларга әзерләнде, җиңеп чыкты. Энергиясе ташып тора иде - укуга да, укудан тыш чараларга да өлгерә алды. Алар сыйныфта дүрт булган кыз - Катя, Вика, Алинә, София үзара даими аралыштылар. Аларны, яратып, КВАС дип атап йөртә идек әле - алар һәр яктан «5»ле куярлык кызлар. Алинә дә пәнҗешәмбе - 14 ноябрь көнне берничә фәннән контроль эштән «биш»ле алды, җомга - 15 ноябрьдә минем фәнем - инглиз теленнән эшен «5»легә тапшырып китте... «Ялларга әтием янына Мәскәүгә барып кайтам. Мин бит әтиемне яратам», - диде әле... 17 ноябрьдә, самолет җиргә төшәргә ярты сәгать кала, мәктәптә аралашып йөргән, беренче хисләре бөреләнеп йөргән егете - Артур Кашаповка смс язган Алинә: «Мин ярты сәгатьтән Казанда булам, 20.40та өйдән шалтыратырмын». Үзенчә шулай исәпләгән инде - 19.30да аэропортка төшә, аннан әнисенең бертуган абыйсы Марат каршы ала, кырык минутлап өенә кайта, аннан Артурга шалтырата... Ул шулай төгәл уйлый һәм төгәл сөйләшә иде. Артурның да хәле әлегә бик үк яхшы түгел - минем белән Алинәнең өенә барырга теләвен белдерде. Җәсәден күрмәсәләр дә, Алинәнең әти-әнисе өчесен уздырырга ниятләде. Бу хәсрәтне сүз белән әйтеп-аңлатып бетереп булмый. Нигә шундый кешеләр китә, нишләп шундый фаҗигаләргә тарыйбыз без?!

Кайтам, дидең - кайтмадың
Алинәнең Икенче Көньяк-көнбатыш урамындагы фатиры ишеген миңа кызның әтисе - Мәскәүдән фаҗига булган төнне үк кайтып җиткән 46 яшьлек Рамил Кашапов ача. Шок халәтендәге әти-әни туганнарын ашка - Алинәнең өчесен үткәрү өчен җыйган икән. Хаос, кара кайгы, авыр тойгы фатирның диварларына кадәр сеңгән, диярсең: кемдер альбомда Алинәнең кечкенә чагындагы фотоларын актара, кемдер ашка кирәкле азык-төлекне кайгырта, кемдер компьютерда Алинә элгән соңгы язма-фотоларны барлый...
- Мин үзем Казан кешесе, - ди Рамил, кызы турында хәтер-хатирәләрнең беренче битеннән башлап. - Алинәнең әнисе - Гөлнара белән икебез дә КФЭИ тәмамладык, икебез дә бер елгылар. 1997 елда өйләнештек, 1998 елда Алинә туды. Бергә озак яши алмадык - ике елдан аерылыштык. Гөлнара Казанда калды, мин Мәскәүгә барып төпләндем. Әмма гаилә таркалу кызыбызда берничек тә чагылмады. Мин аны туган көненнән башлап ук үлеп яраттым, ул минем - алтыным, ул минем - яшәү мәгънәм, ул минем сулышым иде...
- Әти-әни аерылышуыннан соң, бала үзгәрмәдеме?
- Биш яшьләре тирәсендә ул безнең икебезгә дә аңлатырлык итеп әйтте: безнең башка гаилә булмаска тиеш. Без аның сүзеннән чыкмадык - Гөлнара башка кияүгә чыкмады, мин өйләнмәдем. Ул икебезнең дә бердәнбер балабыз булып калды. Ул безнең аерылышуны аңлап кабул итте кебек. Игътибар аз булгандыр дип әйтә алмыйм - мин аның белән ким дигәндә аена бер тапкыр күрешә идем. Йә Казанга кайтып алып китәм һәм кайтарып куям, йә үзем Казанда торып китәм. Әлеге очрашуларны көтеп ала идек. Хәтерлим: мин кайтасы булсам, ул мине ишегалдында - комлыкта ук каршы ала иде дә муеныма сарыла иде...
- Гаиләгә кире кайт, дигән сүзләр дә әйтә идеме соң?
- Кире кайт, димәде. Ул бик зирәк, акыллы бала иде - артык сүз, ишарәсе дә булмады. Ул безнең икебезнең артык лидер, гаилә үк булып яши алмаячагыбызны чамалагандыр инде - бервакытта да менә моны ал, менә моны телим, дигән каприз да булмады хәтта. Кибеткә алып керәсең дә: «Нәрсә алып бирим? - дип сорыйсың. «Үзең ни телисең - шуны ал, әтием», - дия иде кызым...
- Аның балачак эгоизмы - безгә башка кеше белән гаилә кормау дигәне соңгы елларда үзгәргән иде инде, - дип сүзгә кушыла Гөлнара. - Моннан берничә ел элек: «Мин сезне, әти белән барыбер бервакыт кабат кавышырлар, дип, ялгыш адымнан саклый килгән идем. Хәзер инде анык беләм - сез бергә яши алмыйсыз. Әмма ялгыз калырга кирәкми, әни, син дә шәхси бәхеткә лаеклы, үз тиңеңне тап», - диде. Мин ул вакытта аның фикер сөрешенә гаҗәпләнеп тә куйдым - бу баланы без үстергән бит! Мин бала белән спекуляция ясаудан һәрчак ерак тордым - бала атасын яратып үсәргә тиеш. Шуңа безнең игътибар да, наз һәм иркә дә бертигез булгандыр. Көзге каникулга барырга тиеш иде Алинә Мәскәүгә, ул вакытта барып чыкмады да узган ялларда барып кайтырга тәвәккәлләде. Әтисе белән ял иткәннәр, аралашканнар. Ул күбрәк әтисе кызы булды кебек.
- Бөтен кеше өчен иркә төенчек булган икән!
- Иркә-көйсез бала булмады ул, - ди Гөлнара. - Ул моңа кадәр язмыш иркәсе булды - анысы хак. Алинә һәр яктан мәхәббәт белән үскән бала - дәү әни, дәү әти булсынмы ул, Мәскәүдә яшәүче әтисеме, минме - без аны һәр яктан тормышның матур якларын гына күрсәтеп үстерергә омтылдык.
- Аның бервакытта да нидер турында хыялланып йөргәнен сизмәдек - ул һәр яктан канәгать була белде, - ди Рамил. - Алып биргән айфонга мең кат рәхмәт әйтә белә иде, әмма шуның турында хыялланып йөрүе турында - ләм-мим. Күптән түгел бүләк иткән Пандора беләзеге белән дә шул ук хәл кабатланды - күптән хыялланган булган икән, сораса, шундук алып биргән булыр идем бит инде!..
- Мин ул яктан кырысрак булырга тырыштым, - ди Гөлнара. - Әтисе болай да «юк» дигән сүзне белмәде, ә минем аны хыял төшенчәсеннән аерасым килмәде. Хыялланып алган әйбернең генә тәме бар, хыялның кадере бетмәскә тиеш! Ә болай ул бер яктан да мохтаҗлык кичермәде.
Әйе, мохтаҗлыгы булмаган Алинәнең - мәктәпне тәмамлауга МГУга укырга керергә теләгән кызы өчен Рамил инде Мәскәүдә фатир да юнәтеп куйган. Логист булырга хыялланган кызны «Инбанк» структурасында җитәкче урында эшләүче әтисе күбрәк маркетолог һөнәренә тарткан. Алинә анысы белән дә кызыксынып киткән. Хыяллар, хыяллар!..
- Кайгы киләсенә бернәрсә дә ишарә булмады, - ди Гөлнара. - Мәскәүгә китәр алдыннан да барысы да гадәти булды. Абыем Марат аны илтеп куйды, каршы алырга тиеш иде...
- Өйдән чыгып китәр алдыннан, ишек төбеннән кире борды Алинә, - ди күз яшьләрен тыеп тора алмаган Марат. - Әни китәр алдыннан утырып алырга куша, дип, кире залга әйләнеп кердек, юлга кузгалганчы, догаларын укыды. Гөлнара шунда: «Самолетка утыргач та, кызым, белгән догаларыңны укы-укы-укы», - диде. Шунда гына сискәндертте: «Мин бернәрсәдән дә курыкмыйм», - диде Алинә...
- Мин үземне битәрләүдән туктый алмам инде, - ди сабыр гына башын игән Рамил. - Алинә үз гомерендә беренче тапкыр Мәскәүгә үзе генә килде, үзе генә кайтып китте. Моңарчы мин аны үзем кайтып ала идем. Ә бу юлы, имеш, зур кыз бит инде... Мин аны регистрация өстәленә кадәр озаттым. Кысып кочаклаштык, битләреннән үптем... Самолетка утырганчы, биш минуттан биш минутка шалтыратып торды. Аны озатып, өйгә кайтып җитмәгән идем әле, Гөлнара шалтыратты... Минем кызым, минем алтыным... Алинәм!..
- Ул бик назлы бала булды, - ди Гөлнара. - Кочакламыйча, үпмичә: «Мин сине яратам», - димичә эшкә-мәктәпкә киткәнебез булмады. Алинә сыйныфының бер генә ата-аналар җыелышын да калдырганым булмады. Берүзем үстердем дип әйтә алмыйм - әтисе бик әйбәт булды, минем туганнарым булышты, үзе дә молодец иде. Аның Мәскәүдә укыйсы килде, шунда югары белем алу турында хыялланып йөргән иде. Әмма миңа: «Мин синең белән яшәячәкмен, әнием, сине беркайчан да калдырып китмәячәкмен», - диде. Калдырып китмим, дигән иде - менә, калдырып китте...
Рамил Мәскәүгә киткәнче фаҗига урыныннан бер уч туфрак - көл алырга да бик тели иде: «Иң үкенечлесе - без бит шартын китереп, баланы гүргә дә иңдерә алмыйбыз. Баламның берәр җире табылып, шуны ала алсак та, риза булыр идек - аларның җаннары тынычлык табарга тиеш бит. Мин аны кулындагы шул Пандора беләзеге белән тапмабызмы икән, дип өметләнәм»...

Елама, яңгыр, елама
Фаҗига булганның икенче көнендә - 18 ноябрьдә Казан күгенә карый торган түгел иде. Өстә - кургаш болытлар, шыксыз җил, салкын яңгыр еламсыравы. Безнең җаннар дә әлегә шундый халәттә яши. Самолеты җиргә төшкәннән соң күккә очкан 50 җан - бездән дога өмет иткән газизләрен югалтканнарга исә, гомумән, Ходай ярдәм бирсен! Шундый олы хәсрәткә дучар булган бәндәләреңә күркәм сабырлык бирә күр, Ходаем!.. Яралар җөйләнгәнче, җаннар тынычланганчы, яшьләр кипкәнче Казан әле шактый озак кара күлмәктән, ачы хәсрәттә булыр...

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading