16+

«Казан» аэропорты кичә ачылды

Авиаһәлакәт булган Казан аэропорты кичә ачылды, дип белдерә «Казан» Халыкара аэропорты» ААҖнең матбугат хезмәте. Рейслар расписаниесе төзелеп, пассажирларны теркәү башланырга тиеш. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, иң беренче үз рейсларына «Оренбург авиалиниясе» рейсының Хургадага очучы пассажирлары эләгәчәк. * * * Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, мәетләрнең тән өлешләренең беренче...

Авиаһәлакәт булган Казан аэропорты кичә ачылды, дип белдерә «Казан» Халыкара аэропорты» ААҖнең матбугат хезмәте. Рейслар расписаниесе төзелеп, пассажирларны теркәү башланырга тиеш. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, иң беренче үз рейсларына «Оренбург авиалиниясе» рейсының Хургадага очучы пассажирлары эләгәчәк.
* * *
Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, мәетләрнең тән өлешләренең беренче төркеме экспертизага җибәрелде, дип хәбәр итә. Хәзер безгә әлеге өлешләрнең кемнеке икәнлеген ачыкларга кирәк, диде ул. Министрның сүзләреннән аңлашылганча, экспертиза нәтиҗәләре якынча ике атнадан соң гына билгеле булачак. Нәтиҗәләрне якыннарын югалткан кешеләргә телефон аша хәбәр итәчәкләр.
* * *
«Бизнес Online» электрон газетасы хәбәр иткәнчә, «Казан» аэропортына РФнең беренче вице-премьеры Игорь Шуваловның килүе көтелә. Хәзерге вакытта аэропортта «Боинг-737» очкычы белән булган һәлакәт сәбәпләрен тикшерүче хөкүмәт комиссиясе эшли. Алар арасында РФ МЧСы башлыгы Владимир Пучков, РФ транспорт министры Максим Соколов һәм тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин бар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading