Шәһри Казан

Казан аэропортында мемориал ачылды

Кичә, Казан аэропортында «Боинг-737» самолеты һәлакәтенә бер ел булган көнне, аэропортның икенче терминалы янында вафат булучылар истәлегенә мемориал ачылды. Иртәдән үк бу урынга, чәчәкләр тотып, аларның туганнары, якыннары килде.

- Ул коточкыч көннән соң күпме генә вакыт узса да, югалту ачысы кимемәячәк. Бу үз балаларын, әниләрен, әтиләрен, туганнарын һәм дусларын югалткан кешеләр өчен генә түгел, бөтен республикабыз өчен зур кайгы булды. Без хәзер йөрәкләребездә һәм күңелләребездә мәңгегә яра булып калачак фаҗига урынында. Вакытны кире кайтарып булмый, хәтерне саклап һәм бер-беребезгә ярдәм итеп кенә була, - диде премьер-министр Илдар Халиков мемориал ачылышында.

Реклама

Фото: prav.tatarstan.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: