16+

«Казан-Арена» янында бушлай шугалак ясала

Шугалак казанлыларны декабрь ахырына кадәр үк кабул итә башлар дип көтелә.

«Казан-Арена» янында бушлай шугалак ясала

Шугалак казанлыларны декабрь ахырына кадәр үк кабул итә башлар дип көтелә.

Шугалакны оештыру белән «Нәфис» ширкәтләр төркеме шөгыльләнә. «Нәфис» ширкәтләр төркеменең милектәше Ирек Богуславский билгеләп үткәнчә, гомуми мәйданы 2 га булган күңел ачу мәйданчыгы - күпләп шуу һәм балалар командалары арасында ярышлар үткәрү зоналарына бүленгән. Моннан кала, балалар зонасын ясау да көтелә, биредә аниматорлар да эшләячәк.
Шугалакка килүчеләр өчен җылытылган прокат пункты төзелеп килә, биредә 3,5 мең пар тимераяк булачак, җылы ризык белән дә тукландыру көтелә. Шугалаклы комплекста концерт мәйданчыгы һәм Яңа ел чыршысы да монтажлана. Нәкъ менә биредә 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә казанлылар 2014 елгы Олимпиада утын каршы алачаклар.
Ирек Богуславский сүзләре буенча, шундый зур масштабтагы чарада иминлекне тәэмин итү оештыручыларны борчыган мәсьәләләрнең берсе булып тора. Шугалак белән танышырга килгән шәһәр мэры Илсур Метшин биредә шәһәр хакимияте дә булышачагына ышандырды. Шәһәр җитәкчесе күргәннәреннән канәгать калды, аны бигрәк тә шугалакның моңарчы күрелмәгән зурлыгы сокландырды.
Сүз уңаеннан, кварталда да өсте ябулы боз шугалагы төзеләчәк. Документлардан күренгәнчә, ул 200 тамашачыга исәпләнгән. Боз аренасының үлчәме 30х60 метр булыр дип көтелә. Аның икенче катында спорт белән шөгыльләнү залы, хореография классы, киенү-чишенү бүлмәсе һәм буфет эшләячәк. Әзер проект ел ахырына тәкъдим ителергә тиеш, төзелешне исә киләсе елга башларга торалар. Муниципаль бюджеттан проект документацияләрен эшләүгә 4,5 миллион акча бүлеп бирелгән. Ә шәһәргә аның күпмегә төшәчәге әлегә билгесез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading