16+

Казан автобуслары бәйрәмчә киенде

Чыршылар бизәлгән мәйданчыкларда бала-чаганың чыр‑чу килеп тау шууын, кар бабайлар ясавын күреп елмаеп куясың. Яңа елга санаулы гына көннәр калып бара ләбаса. Шәһәр бизәлә, чибәрләнә.

Казан автобуслары бәйрәмчә киенде

Чыршылар бизәлгән мәйданчыкларда бала-чаганың чыр‑чу килеп тау шууын, кар бабайлар ясавын күреп елмаеп куясың. Яңа елга санаулы гына көннәр калып бара ләбаса. Шәһәр бизәлә, чибәрләнә.

- 46 нчы автобуска килеп керсәм, матурлыкны күреп шаккаттым. Салон буйлап түшәмгә төрле мишуралар, ялтыравыклы уенчыклар элгәннәр. Тәрәзәләрдә дә мишура, уенчыклар, кондуктор утыра торган җирдә елка тәтәйләре асылынып тора. Автобус салонында Яңа ел рухы, шундый күңелле, - ди хезмәттәшебез Расиха апа.

Мондый бизәлгән автобуслар Казанда берничә икән. Халыкта күтәренке рух, Яңа ел кәефе ту­дыру өчен, кайбер автобус шоферлары, кондукторлар әнә шулай «бизәнергә» булганнар.

46 нчы маршрут автобусы караган дүртенче автотранспорт оешмасында эксплуатация бүлеге җитәкчесе Лариса Уткина:

- Бездә бу бәйге формасында уза, дөрес, барысы да автобус йөртүчедән тора. Кемдер бизи машинасын, кемдер читтә кала. Мишуралар, уенчыклар өчен оешмадан махсус акча бүлеп бирелми, барысын да хезмәткәрләребез үз көчләре белән булдыра. Былтыр да шулай бизәлеп йөрде автобуслар. Ахырдан җи­ңүчеләрне бүләкләделәр. Быел ничек булыр, әлегә үзебез дә белмибез, бизәлгән автобуслар бәйрәм рухы тудыра, андый салонда эшләргә күңеллерәк, - диде.

Раушах Рәхмәтов йөрткән караңгы тәрәзәле 33 нче маршрут автобусы исә башкалардан тагын да аерылып тора. Салонда бөтенләй Яңа ел киче рухы. Янып торган гирляндалар, әйләнеп торган утлар... музыка яңгырап тора. «Тандем» кибете каршында автобус көтеп басып торган халык, мондый автобуслар күңелне күтәрә, ди.

- Болай да шәһәр урамнарында Яңа ел рухы бик сизелми әле, кибетләргә кергәч кенә Яңа ел якынлашканын тоя башлыйсың. Әле ярый шундый бәйрәм кәефен тудыручы җәмәгать транспортлары бар. Кайбер пассажирларның матурлыкның кадерен белмичә, шул мишураларны ертып, сөйрәп атулары гына кызганыч, - ди автобус көтеп торучы Галия апа.

Ә менә 1 нче автотранспорт оешмасында:

- Шәһәрара, ерак юлга йөри торган автобусларны бизәргә киңәш итмибез. Кәеф күтәрер өчен шофер тәрәзәсенә ялтыравык элсә дә, салонны бизәү катгый тыела. Бу пассажирларга комачауларга, шоферның игътибарын читкә юнәлтергә мөмкин, - дип аңлаттылар.

Яңа ел автобуслары гыйнвар аенда да шәһәр халкының кәефен күтәреп, иске Яңа елдан соң гына «чишенергә» җыеналар.

Фото: sntat.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading