16+

Казан бакчаларында ясле яшендәге сабыйлар өчен өстәмә урыннар булдырыла

Быел Казандагы балалар бакчаларында ясле яшендәге сабыйлар өчен 1100 өстәмә урын булдырылачак. Казан мэриясе матбугат хезмәте башлыгы Владимир Казанцев үзенең Instagram-аккаунтында шул хакта хәбәр итте.

«Ясле яшендәге балалар өчен урыннар җитмәү проблемасы һаман да актуаль булып кала. Быел әлеге категориягә караган балалар өчен 1100 өстәмә урын булдырылачак», - дип искәртте ул.

Шул ук вакытта, Казанцев узган елда 21,3 меңнән артык баланың бакчага йөри башлавын әйтте.

2012 елдан башлап Казанда 36 балалар бакчасы ремонтланган, хәзерге вакытта 11 яңа бакча төзелә. 2020-2021 елларда Татарстан башкаласында тагын 20 мәктәпкәчә учреждениене сафка бастыру күздә тотыла.

Казанцев әлеге мәгълүматларның шәһәр Мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов тарафыннан Казан мэры Илсур Метшин белән очрашуда китерелүен искәртте. 

 "Татар-информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading