16+

Казан белән Париж Европага «тәрәзә» ача

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин 16 февральдә Кремльдә дуслык визиты белән килгән Париж мэры Анн Идальго җитәкчелегендәге француз делегациясен кабул иттеләр.

Казан белән Париж Европага «тәрәзә» ача

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин 16 февральдә Кремльдә дуслык визиты белән килгән Париж мэры Анн Идальго җитәкчелегендәге француз делегациясен кабул иттеләр.

Вакыт табып Казанга килгәне, гомумән, республика белән кызыксынганы өчен, Рөстәм Миңнеханов Анн Идальгога рәхмәт белдерде.
- Россия - Франция мөнәсәбәтләре кысаларында, төбәкара дә­рәҗәдәге хезмәттәшлекне югары бәялибез, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Анн Идальгоның «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» Бөтендөнья оешмасы (ОГМВ) яссылыгындагы эшчәнлегенә дә югары бәя бирде.
- Җирле хакимият - һәр дәүләтнең нигезе, сез шушы нигезгә лаеклы хезмәт итәсез, - диде республика лидеры.
Президент искәрткәнчә, Татарстанда Франциянең берничә компаниясе эшчәнлек алып бара. Казан Кремле һәм Болгар музей-тыюлыгы ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән. Зөя утрау-шәһәрчегендәге Успенский соборын да ЮНЕСКО исемлегенә кертергә әзерлек бара. Татарстан Президенты фикеренчә, милли бәйрәм - Сабан туе да ЮНЕСКОның матди булмаган мирасы исемлегенә кертелергә лаек.

- Париж белән Казан тарафыннан имзаланган хезмәттәшлек турындагы килешүне хуплап кабул иттек. Бу яхшы хәбәр, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Дәвамлы килешү уртак чаралар оештыруны, мәгълүмат алмашуны, туристлык, инвестиция хезмәттәшлеген, мәдәни проектларны күздә тота.
Рөстәм Миңнеханов белән Анн Идальго 2017 елда Парижда Сабан туе үткәрү мәсьәләсен дә ачыкладылар. Казан мэры Илсур Метшин Парижда Анн Идальго белән очрашу вакытында бу хакта килешкәннәр иде. Парижда Сабан туен май ае ахырларында уздыру ниятләнелә.
Рөстәм Миңнеханов туристлык, спорт, мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлекне үстерүнең мөһимлеген дә искәртте.

Париж мэры Анн Идальго җавап сүзендә Татарстанның һәм Казанның халыкара дәрәҗәдәге спорт чараларын әзерләүдәге, үткәрүдәге, иминлекне тәэмин итүдәге тәҗрибәсе кызыксыну тудыруын билгеләп үтте. Парижның туристлык өлкәсендәге тәҗрибәсе белән уртак­лашырга әзер булуын әйтте.
- Парижда халыкара Бальзак лицее бар. Мөгаен, алмаш буенча бер сыйныф монда килер, шулай ук сезнең балалар безгә килә алыр, - диде Анн Идальго.
Ул Казандагы «Альянс Франсез» француз теле һәм мәдәнияте үзәге өчен республика җитәкчелегенә рәхмәтен ирештерде.

- Казанда төрле мәдәниятләр, дин­нәр дус-тату яши. Парижда Ислам мәдәнияте үзәге эшли, - дип дәвам итте Анн Идальго, - Казанда төрле диннәрнең дус яшәве турында Парижның Ислам үзәгендә күргәзмә оештырып булыр иде.

Казан Ратушасында журналистлар белән очрашу булды.
- Казан мэры Илсур Метшин Парижда булды. Хәзер мин җавап визиты ясадым, үзем өчен гаҗәеп Казанны ачтым. Тәэсирләрем әйтеп бетергесез. Мэр Илсур Метшин җитәкчелегендә Казан гаҗәеп уңышларга ирешкән. Татарстан башкаласы яшь буынга йөз тотып төзелә. Биредә милләтләрнең, диннәрнең дус яшәве безнең өчен үрнәк. Хезмәттәшлек уңышлы барыр, без - оптимистлар, - диде Анн Идальго.
Мэр Илсур Метшин Париж мэры Анн Идальгоны, дөньяда иң чибәр хатын-кыз мэр, дип мактады.
- Хезмәттәшлек килешүенең нәти­җәләре үзен озак көттермәс. Мондый аралашу шәһәрләр өчен кирәк, - диде Илсур Метшин.

Париж 2024 елда җәйге Олимпия уеннарын үзендә үткәрергә исәпли. Илсур Метшин: «Париждан Олимпия уеннарын Казанга алып кайтырбыз», - диде.
Казан мэры сер итеп әйткәнчә, Анн Идальго татар милли ризыкларыннан тавык шулпасын, өчпочмакны, гөбәдияне - һәркайсын ашап караган.
- Шулкадәр тәмле булды, унбиш көнлек тукландым. Казаннан искиткеч җылы тәэсирләр белән китәм, - диде Анн Идальго.

Цитата:

«Сез дөньяның иң матур башкалаларының берсен тәкъдим итәсез, Париж Париж инде. Париждан соң без, әлбәттә»

Рөстәм Миңнехановның Париж мэры Анн Идальгога әйткән сүзе.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading