Шәһри Казан

Казан бию башкаласы булырмы?

Бу атнаның шимбә­сендә, ягъни 13 апрель көнне «Россия-1» телеканалында барган «Большие танцы» проектында Казан командасы чыгыш ясаячак. Йөз кешедән торган команда кичә Мәскәүгә генераль репетициягә китте.

Реклама

Россиянең бию башкаласы исеме өчен көрәшергә дип төрле шәһәрләрдән җыелган һәм йөзәр биючедән торган командаларны үз эченә алган проект чираттагы этапка - ярымфиналга күчә. Казан коллективы алдагы турда яхшы чыгыш ясады. Алар Самарадан килгән көн­дәш­ләреннән ун баллга өстен чыкты. Шимбә көнне исә аларны мәскәү­леләр һәм түбәнновгородлылар белән очрашу көтә. Проектның баш хореографы Пола Домейнның ярдәмчеләре март ахырында Казанга да килгән иде. Аларның әйтүенчә, Казан фаворитларның берсе булып тора һәм команданың җиңүгә бөтен мөмкинлеге дә бар.
Алдагы саннарда хәбәр иткәнебезчә, казанлылар бу юлы Кристина Агилераның «Show Me How You Burlesque» һәм Майкл Джексонның «Beat It» җырларына биеячәк. Аларның Казанны бию башкаласы итеп танытуларына без дә ярдәм итә алабыз. Шимбә көнне «Россия-1» телеканалында сәгать кичке алтынчы яртыда якташларыбыз өчен смс тавыш бирик. 02 санын җыеп, смсны 7375 номерына җибәрергә кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: