Шәһри Казан

Казан «Большие танцы» проектында җиңде

«Россия 1» телеканалында барган «Большие танцы» проектының җиңүчесе дип Казан командасы табылды. Берничә айга сузылган көч сынашудан соң, алар Казанны бию башкаласы итеп танытуга иреште.

Реклама

Проектның финал өлешендә Казаннан кала Ростов-Дон һәм Түбән Новгород командалары катнашты.
Жюри әгъзалары - сценарист һәм режиссер Рената Литвинова, биюче Евгений Папунаишвили, режиссер Андрей Житинкин, телетапшырулар алып баручы Михаил Зеленский, спорт комментаторы Дмитрий Губерниев, ә жюри рәисе Бөтенроссия нәфис гимнастика федерациясе президенты Ирина Винер-Усманова иде.
Казан биючеләре Мадоннаның «Hung up» композициясе астында чыгыш ясады һәм Түбән Новгород командасы кебек 30 балл җыйды.
Ә «Rolling in the deep» композициясе астындагы номер мәхәббәт һәм аерылышу тарихын күрсәтте. Команда әгъзалары, шулай ук хореограф Алина Барилова судьяларның комментарийларын күз яшьләре белән тыңладылар.
Казан командасының шоу-тамашасы жюридагыларның күңеленә дә хуш килде һәм судьяларны да битараф калдырмады. Аларның бу чыгышы фәлсәфи уйларга бирелергә мәҗбүр итте.
Безнең команда финалда җыелган баллар буенча беренче урынга лаек булды. Түбән Новгород белән Ростов-Дон командалары икенче урынны бүлеште.
PS. Җиңү яулап кайткан биючеләребез белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та очрашты. «Универсиада алдыннан бу җиңү безгә бик кирәк, - дип билгеләп үтте республика җитәк­чесе. - Безгә потенциал турында сөйли торган вакыйгалар кирәк». Президент сүзләренә караганда, команда зур тәҗрибә туплады. «Без сезнең белән горурланабыз», - диде Рөстәм Миңнеханов, биючеләргә иҗади уңышлар теләп. Моннан тыш, ул җиңүчеләргә Казан мэры белән команданы Универсиада чараларында катнаштыру буенча фикер алышырга вәгъдә итте. Очрашу ахырында Р.Миңнеханов Указы нигезендә Казан ко­мандасы хореографы Алина Барилова, хореография сән­гатен пропагандалау һәм ко­манда уңышларына шәх­си өлешен кертүе өчен, «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнде. Җиңүче командага 3 млн сумга сертификат та тапшырылды. «Безнең өчен биредә булу горурлык. Яшьләр командасы бар күңелен биреп эшләде, алар моңа лаек, - дип билгеләп үтте команда хореографы Алина Барилова. - Без чыннан да бу җиңүгә зур тырышлык белән ирештек. Казанга җиңү алып кайтуыбызга куанабыз».
Р.Миңнеханов очрашуда катнашкан ТР Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтовка, Казан командасын проектта катнаштыруны оештырган өчен, рәхмәт белдерде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: