16+

Казан чаңгы марафоны Россия һәм башка илләрдән 670 спортчыны җыячак

Бүген Казан юбилей чаңгы марафоны узачак, чарада Россия һәм башка илләрдән 670 спортчы катнашуы көтелә.

Казан чаңгы марафоны Россия һәм башка илләрдән 670 спортчыны җыячак

Бүген Казан юбилей чаңгы марафоны узачак, чарада Россия һәм башка илләрдән 670 спортчы катнашуы көтелә.

Россиянең паралимпия җыелма командасы марафонда 5 чакрымлык дистанциядә катнашачаклыгын раслаган. Ярышта катнашучылар арасында - Татарстан, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Пермь, Тольятти, Уфа вәкилләре, шулай ук Казахстан һәм Чехия чаңгычылары. Ярышлар яңартылган «Локомотив» чаңгы базасында үтә. Марафонда катнашырга теләк белдергән 670 спортчының 500е 50 чакрым дистанцияне сайлаган, 100 кеше - 25 чакрымлык ярыммарафон дистанциясен, тагы 70 чаңгычы - 5 чакрым йөгерәчәк. Барлык спортчылар да дистанцияне ирекле стильдә узачак. Ярышларның гомуми приз фонды 1 миллион сум. Йөгерүләр 10.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading