16+

Казан фатирларындагы чыгымнарны «акыллы машина» саный башлый

Казанда яңа төзелгән күп фатирлы йортларга энергия чыганакларының күпме күләмдә тотылганлыгын хисаплап бара торган «акыллы» приборлар урнаштырыла.

Казанда яңа төзелгән күп фатирлы йортларга энергия чыганакларының күпме күләмдә тотылганлыгын хисаплап бара торган «акыллы» приборлар урнаштырыла.

– Идарәче компанияләр хезмәткәрләре фатирларга килмичә дә,  энергия чыганакларының күпме кулланылганлыгын шул «акыллы машиналар» аша белә ала. Гомумйорт ихтыяҗлары (ОДН) йорттагы төп хисаплагыч күрсәткеченнән чыгарыла һәм фатирларга бүленә. Йортта җылылыкны һава торышына карап үзкөйләгеч аппаратның (узел) төгәл эшләве, белгечләрнең әлеге техник җиһазны даими карап-көйләп торуы зарур. Әгәр бу узел дөрес эшләмәсә, аның бернинди дә файдасы юк, –дип аңлатты «Татарстан Республикасында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә җәмәгатьчелек контроле төбәк үзәге» рәисе Михаил Застела.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading