16+

Казан халкы һәм кунаклар Каенлык Сабан туенда бәйрәм итте (ФОТОЛАР, ВИДЕО)

Бүген Каенлык мәйданында Казан Сабан туен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ачты.

Казан халкы һәм кунаклар Каенлык Сабан туенда бәйрәм итте (ФОТОЛАР, ВИДЕО)

Бүген Каенлык мәйданында Казан Сабан туен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ачты.

"Хәерле көн кадерле казанлылар, Сабан туе кунаклары! Һәммәгезгә дә бүгенге көнне матур үткәрергә телим. Сабан туйларыгыз матур, игелекле булсын. Кунакларыбыз Сабан туйдан канәгать булсын. Быел Сабан туйлары Россиянең 58 өлкәсендә, 30 илдә үтәчәк. Һәм шушы бәйрәмгә без көтеп алган дусларыбызны, туганнарыбызны чакырдык. Гаилә, дуслар белән, бергә үткәрергә язсын!", - диде Татарстан Президенты Сабан туйга җыелучыларга мөрәҗәгать итеп.

Рөстәм Миңнеханов Арча, Буа, Биектау, Теләче, Нурлат, Питрәч районнары күргәзмәләрен карады. Лаеш аланында уха, ашап чәй эчте. Нурлатта Фирдүс Тямаев җырын тыңлады. Ул машина күчәрен күтәрү буенча ярышны да карады. Әлеге ярышта ир-атлар гына түгел, бер кыз да каташты. Яшел Үзәннән Айгөл Ситдикова машина күчәрен күтәреп күрсәтте.

Бәйрәмгә җыелучыларны Казан мэры Илсур Метшин сәламләде. "Барыгызны да чын күңелдән безнең татар халкының иң яраткан милли бәйрәме Сабан туей белән котлыйм. Исәнлек, саулык иң изге теләкләр телим", - диде шәһәр мэры.

РФ  Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич котлавын ТР буенча баш федераль инспектор Ринат Тимерҗановка җиткерде. "Сабан туе халыкның бердәмлеген күрсәткән символ булып тора. Бәйрәм тарихка кагылырга ярдәм итә, милли үзаңны уята", - дип тапшырды ул котлау сүзләрен.

Бәйрәмдә чит ил кунаклары да күп булды. Колумбия, США, Польша һәм башка ил кунакларын милли киемнәрдән, җыр-бию, чәкчәк белән каршы алдылар. Чит ил дусларыбыз Арча, Кукмара, Яшел Үзән, Буа, Лаеш, Балык Бистәсе, Нурлат, Питрәч, Алексеевски, Биектау һәм башка район күргәзмәләре, концерт номерлары белән танышты.

Бәйрәмгә ФИФАның генераль координаторы Энтони Баффу һәм ФИФА комиссары Стефано Пуччи да килде.

Илдар Мөхәммәтҗанов видеосы һәм фотолары

Татар-информ

 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading