Шәһри Казан

Казан Кремле белән «Кол Шәриф» мәчете өчен тавыш бир

Яңа кәгазь акча банкнотларында Россиянең иң күренекле урыннары сурәтләнәчәк.

Реклама

Казаннан символлар картасына бишәр мең тавыш җыйган Казан Кремле белән "Кол Шәриф" мәчете дә эләккән. Әлеге ике объект 200 һәм 2000 сумлык кәгазь акчаларда сурәтләнсен өчен, Россия Үзәк банкы үткәргән конкурста катнашырга чакырабыз.

Тавыш бирү Твоя-Россия.рф сайтында бара. Конкурсның беренче этабы 28 июньнән алып 28 июльгә кадәр бара. Теләгән һәр кеше шәһәрнең берәр географик объектын һәм аңа охшаш дүрт символ тәкъдим итә ала. Биш мең тавыш җыйган вариант автомат рәвештә икенче этапка күчә. 5-30 августта үткәреләчәк икенче этапта «Иҗтимагый фикер» фонды, россиялеләргә кайсы символ ошавын ачыклар өчен, алты мең кеше арасында сораштыру оештырырга ниятли. Алар нигезендә ун фаворит шәһәр һәм аларның икешәр символы сайланып алына. Конкурс җиңүчеләре 5 сентябрь - 5 октябрь аралыгында узачак тавыш бирүнең соңгы этабында билгеләнәчәк.

Республика халкы символлар картасына Казан федераль университеты рәсемен күрсәтүне дә тәкъдим итә. Әлеге идея белән чыгучылар, бу университетның брендын таныту өчен кирәк, дигән фикердә тора.

"Болгар" радиосы алып баручысы Фаил Гыймадов исә, әлеге символлар арасында Болгар, Зөяне, Сөембикә манарасын күрергә телим, ди. Аның сүзләренчә, Татарстанда гүзәл урыннар бик күп, алар бөтен булган банкнотларны да сурәтләргә җитә.

- Республикабыздагы объектларны акчага төшерү ул безне таныту чарасы да булып торачак. Туристлар агымын тагын да арттырачак, Казан турында күбрәк мәгълүмат бирәчәк, - ди ул.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: