16+

Казан Кремлендә Шәймиевнең «Ихлас күңелдән» китабы тәкъдим ителде

Бүген Казан Кремлендә, «Цивилизацияләр симпозиумы» кысаларында, Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» фондының попечительләр советы рәисе, ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча махсус илчесе Минтимер Шәймиевнең «Ихлас күңелдән» («От души – для души») китабы тәкъдим ителде.

Татар, рус һәм инглиз телләрендә басылган китапта Минтимер Шәймиевнең төрле елларда ясаган чыгышлары, мәгълүмат чараларына биргән интервьюлары урын алган. Яңа нәшер ителгән басманың кереш сүзе Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров тарафыннан язылган. Китапта Шәймиевнең биографиясе дә бирелә. Басмада, нигездә, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне ныгыту, халыклар арасында диалог булдыру, милли-мәдәни мирасны саклауга багышланган язмалар урын алган.

Чараны алып барган Берләшкән Дәүләтләр бердәмлеге эшләре, чит илләрдә яшәүче ватандашлар һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык (Россотрудничество) җитәкчесе Элеонора Митрофанова билгеләп узганча, Шәймиев киңкырлы шәхес һәм ул Россиянең иң хөрмәтле кеше. Татарстан бүген үсештә, монда предпричтиеләр, спорт объектлары, социаль инфраструктуралар ачыла, шул ук вакытта мәдәни мираска да игътибар зур.

– Мәдәни мирасны, нинди милләттән, ничә яшьтә булуына карамастан, халык бердәм булып торгыза. Әлеге зур эшләр аларны берләштерә. Республикада милләтләр үзара аңлашып яши, – дип билгеләп үтте ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading