16+

“Казан марафоны” Татарстанга 100 миллион сум акча китерәчәк

Бу ялларда елына бер тапкыр гына була торган грандиоз спорт вакыйгаларының берсе - "Казан марафоны" узачак. Марафон спортчыларны гына түгел, ә җиңел атлетикага гашыйк үзешчәннәрне, сәясәтчеләрне, сәяхәтчеләрне берләштерүе белән күпләрне үзенә җәлеп итә.

“Казан марафоны” Татарстанга 100 миллион сум акча китерәчәк

Бу ялларда елына бер тапкыр гына була торган грандиоз спорт вакыйгаларының берсе - "Казан марафоны" узачак. Марафон спортчыларны гына түгел, ә җиңел атлетикага гашыйк үзешчәннәрне, сәясәтчеләрне, сәяхәтчеләрне берләштерүе белән күпләрне үзенә җәлеп итә.

Иң матур дистанция - Казанда
Бу бик яхшы һәм матур эшләрнең берсе. Быел бездә ажиотаж - марафонда катнашырга теләүчеләрнең саны узган ел белән чагыштырганда дүрт тапкыр арткан, - диде чара турында Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов.

Биредә 3, 10, 21, 42,2 километрлы дистанция буенча йөгерәчәкләр. Чабучылар арасында иң популяр дистанцияләрнең берсе - 10, 21 км булган. Әлеге дистанциядә йөгерү өчен инде гаризаларны кабул итмиләр. Барлыгы "Казан марафоны"нда катнашырга 8,5 мең кеше теләк белдергән. Узган ел марафон дистанциясен (42,2 км) 215 кеше узса, быел 1400 кеше катнашачак. Ярыммарафонны (21 км) 2 мең кеше йөгерә.


"Казан марафоны"нда 10 мең кеше катнашачак

Оештыру эшләре, катнашырга теләүче кешеләрнең күләме буенча "Казан марафоны" Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән калышмый. Казан урамнары буйлап чабу өчен спортчылар 38 илдән киләчәк. Катнашучыларның 50 проценты чит ил вәкилләре. Бу исә марафонның спорт чарасы гына түгел, ә туристларны җәлеп итү ысулы дигән сүз дә. Күп кенә спортчылар марафон узу мәйданын дистанциянең матурлыгына карап сайлый икән. "Казан марафоны" Европаның иң матур дистанцияләренең берсе. Мондый зур чараларны оештыру республика бюджетын да калынайта. «Казан марафоны» директоры Вадим Янгиров сүзләренчә, ул Татарстанга 100 миллион сум керем китерәчәк.

Бушка чапмыйлар...
Узган еллардан аермалы буларак, быел абсолют җиңүче берәү генә булачак.

- Алдагы елда хатын-кызлар ирләндән 15 минут та 19 секундка соңарып килде. Быел төп җиңүчене ачыклау өчен, без алдан дистанциягә хатын-кызларны бастарачакбыз. Ирләр исә, 15 минут та 19 секундка соңрак чаба башлыячак. Бу ике җенескә дә җиңү өчен тигез шартлар булдыру өчен эшләнә. Абсолют җиңүчегә 400 мең сумлык акчалата бүләк каралган, - диде Вадим Янгиров.

Ирләр һәм хатын-кызлар арасында беренче урын алучыларга да йөзәр мең сум бирәчәкләр. Бу исә җиңүче кеше Татарстан башкаласыннан миллион ярым акча алып китә дигән сүз. "Казан марафоны"ның бүләк фонды гомуми саны бер миллион сумны тәшкил итә.

Кайбер урамнар ябыла
Марафонның сүзе генә җайлы, аны оештыру өчен җиде кат тир түгәргә кирәк әле. Иң мөһим һәм иң катлаулы эш - ул юлларны машиналардан бушату.

- Зур чаралар оештыру дәверендә без бу эшкә өйрәнеп беттек инде. Юл ябу машина йөртүчеләргә артык кымачау итмәсен өчен хәзер андый зур чараларны ял көннәрендә оештырабыз. Шәһәр халкы да бу эшне аңлый, - диде Владимир Леонов.

Шулай итеп марафон узачак юл иртәнге сигездән кичке өчкә кадәр Казанның Чистай, С.Хәким, Ф.Әмирхан, Вишневский, Н.Ершов, К.Маркс, Толстой, Зур Кызыл, Батурин, Декабристлар урамы, "Миллениум" күпере өлешчә ябылачак.

Марафон Спидка каршы
Марафон "Үзеңне тикшер" шигаре астында үтә. Әлеге җөмләне ике төрле аңларга була: бер яктан марафон - физик активлыкны сынау мөмкинлеге булса, икенче яктан - биредә СПИД, ВИЧ инфекциясенә бушлай анализ да биреп булачак.

Владимир Леонов үзе дә "Казан марафоны"нда ун км йөгерәчәк. Проектның авторы Вадим Янгиров 21 кмлы аралыкны үтә. Спорт бәйрәменә Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Сергей Поспелов та киләчәк, ул өч км аралыкны чабарга әзерләнә. Танылган җырчы Вера Брежнева исә "Казан марафонында 10 км чабачак. Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адель Вафин һәм "Камаз" ачык акционерлык җәмгыяте оешмасы җитәкчесе дә марафонда катнашырга җыена. Чараны Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов ачып җибәрәчәк.

"Марафонга әзерләнүчеләргә нинди киңәшләр бирер идегез?" дигәндә, барлык катнашучылар бер тавыштан "Иң мөһиме - чабудан ләззәт алу! - дип җавап бирде.

Ниндидер сәбәпләр аркасында "Казан марафоны"нда катнаша алмаучылар өчен көз көне башкалада ярыммарафон булачак. Әлеге чарага инде бүгеннән әзерләнә башлый аласыз, чөнки марафонга кимендә ике ай алдан әзерләнергә кирәк.

Исегезгә төшерәбез, "Казан марафоны" 15 май көнне "Казан Арена" янындагы мәйданда иртәнге 9.00да башланачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading