16+

Казан пляжлары

Су коену сезоны инде 1 июньнән башланса да, күп кенә сулыклар санэпидемстанция таләпләренә туры килми, шуңа да яр буенда «Су керү тыелган» дигән билгеләр тезелеп киткән. Быел Казанда биш рәсми шәһәр пляжы ачылды. Шуларның бары берсе - «Зөбәрҗәт» пляжы гына түләүле.

Казан пляжлары

Су коену сезоны инде 1 июньнән башланса да, күп кенә сулыклар санэпидемстанция таләпләренә туры килми, шуңа да яр буенда «Су керү тыелган» дигән билгеләр тезелеп киткән. Быел Казанда биш рәсми шәһәр пляжы ачылды. Шуларның бары берсе - «Зөбәрҗәт» пляжы гына түләүле.

Локомотив
Күзгә ташланган беренче кимчелек - монда килүче юлның төзексезлеге. Тик бу су коенырга теләүчеләргә киртә була алмый.
Чисталык ягыннан да ерак китмәгәннәр. Комда тәмәке төпчекләре, кәнфит кәгазьләре, пыяла кыйпылчыклары...
Мин килгәндә бер ханым су коену костюмыннан яр буен тырма белән чистартып йөри иде. Баштарак аны пляжда эшләүче дип уйлаган идем - ялгышканмын. Антонина җыештыручы да, пляжда тәртип саклаучы да түгел, ә гап-гади ял итүче икән.
- Үзебез ял иткән җирне үз кулларыбыз белән җыештырабыз. Чүп арасында ятып булмый бит инде, - дип аңлатты ул үзенең тырмага тотыну сәбәбен.
Ул арада Антонинаның танышлары Галина белән Людмила да килеп кушылды.
- Агым, җил алып килгән агач ботакларын, корыган яфракларны, ләмне яр буеннан җыеп, бер урынга өябез. Комлыкта үсеп утыручы вак чыбык-чабыкларны, талларны өзеп алабыз. Элек җыелган чүпне булса да алып чыгалар иде. Хәзер анысын да үзебез капчыкларга салып чүп контейнерларына ыргытабыз, - дип сөйләде алар.
Ял итүчеләр шулай ук, душта су юк, дип зарлана. Ике көнгә бер генә була икән. Кием алыштырырга махсус кабинкалар, кояштан саклану өчен «гөмбәләр» урнаштырылуы - пляжның бердәнбер уңай ягы.
Ә, тагын бар икән: чүп контейнерлары урнаштырылган. Чүпне даими алып китәләр, ләкин ком өстендәге чүпләрне, әйткәнемчә, җыючы юк.
- Җыештыручыларны да аңлап була. Бөтен кеше аткан чүпне алар гына җыеп бетерә алмый. Әйләнә-тирәбез шундый халәттә булганга без үзебез гаепле. Бу кешеләрнең культуралары түбән булуын күрсәтә. Мин үзем шушы елга буенда үстем. Ләкин хәзер бу комлыкка балаларны кертеп булмый, - дип аклый җыештыручыларны Фаел Әхмәтҗанов.
Пляж уртасыннан узган юл су коену җирен рәсми һәм «кыргый» пляжга бүлә. Ни кызык, монда «кыргый» пляжда ял итәргә теләүчеләрнең саны күбрәк.
- Су коену өчен дә, кызыну өчен дә бу як җайлырак. Без элек-электән бу якта ял итәргә күнеккән инде, - дип җавап бирде комлыкта кызынучылар.
Яр буена тезелеп киткән тыю билгеләренә карамастан, елгада су коенучылар да табылды. Аркадий, мәсәлән, бу тыюлыкларга инде күптән игътибар итми икән.
- Салкын вакытта да шушы суда коенабыз. Авырган да юк, аллергия чыккан да юк, - диде ул. Аркадий Казанга Мәскәү артыннан килеп төпләнгән кеше икән.
- Андагы пляжлар белән бу - җир белән күк арасы. Казанга кем генә, нинди генә кунак килми. Үзәк пляжның мондый халәттә булуы безнең өчен оят инде, - дип көрсенде ул.

Түбән елга аръягы (Нижнее Заречье)
Казанка елгасының суы да, кызыну өчен пляжы да, чисталыгы белән макталмаса да, шәһәр халкы арасында ул иң популяр пляж, дип санала. Комда шулай ук пыяла кисәкләре, агач ботаклары аунап ята. Ләкин су керергә булмаса да, эштән соң ял итү, тәнгә бераз шоколад төсе кертер өчен бу пляж - менә дигән урын. Көн бераз җиләс булса да, елга буенда ял итүчеләр табылды.
- Мин су кермим, бераз кызынам да кайтып китәм. Мондый су коенганчы өйдәге душка керүең хәерлерәк. Елгада бер-ике тапкыр аягымны пыялага кисеп алдым да шуннан суга кергән юк, - дип сөйләде 19 яшьлек Адилә.
Шулай да, пляж үзенең елга арты шәһәр панорамасы белән мактала. Шушы фонда фотога төшәр өчен генә булса да, Түбән елга аръягы пляжына килеп карарга кирәк.

Җиңү Паркы пляжы
Җиңү Паркында урнашкан күлдә инде күптәннән су коенсалар да, пляж быел гына рәсми төсмер алды. Парк тирәсеннән узып барганда күл күренми, шуңа да су коену костюмнарыннан йөргән кешеләр - бераз сәеррәк күренеш. Парк шәһәр үзәгендә булса да, агачлар белән уратып алынганга, машина тавышлары ишетелми. Сулык та авыл күле кебек таллар арасында ята. Табигать кочагында булуы пляжга үзенә күрә бер ямь өсти.
Ләкин сулык тирәсендәге кызыну урыны гына кечкенә. Ком да салынмаган. Шуңа күрә кешеләр газонга ятып кызына. Парк эчендә бушка «Wi-Fi» булу да кешеләрне тагын бер җәлеп итү чарасы, күрәмсең.
Былтыр күлдә ике кеше батып үлү сәбәпле, быел коткаручы һәм медицина хезмәткәрләрен беркеткәннәр. Күл янында бер коткару балоны да күрдем.
- Су кергән кешеләр өчен махсус киенү кабинкалары, чүп контейнерлары юк. Бәдрәф тә ерак. Шуңа күрә күп кешеләр йомышларын агач арасында үти, бу парк чисталыгын боза, әлбәттә, - дип зарланды паркта бала белән йөрүче Әлфия апа.

«Зөбәрҗәт» күле
Юдино карьерындагы «Зөбәрҗәт» күле - казанлыларның иң яраткан урыны. Гаҗәеп матур табигать кочагында ул. Суы да, ял итү өчен комлыгы да башкалар белән чагыштырганда чиста. Шәһәрдән читтә урнашуы бер яктан көндәлек ыгы-зыгыдан ял иттерә. Ләкин шәхси транспортың булмаса, ял итүнең бөтен ләззәте автобус юлында югала.
Табигать нинди генә гүзәл булмасын, кеше кулы кагылса, анда чүп өемнәре җыела башлый. Ылыслы урман эчендә ял итүчеләрнең истәлеге булып целлофан пакетлары, пластик савытлар аунап ята. Күл тирәсендә йөргән төрле имеш-мимешләр, суга батучылар турында хикәяләр кайберәүләрне куркытып та калдырыр. Шуңа күрә су коенырга зур компания белән барырга киңәш ителә.
Гомумән алганда, күл гаилә белән көн дәвамында ял итәр өчен менә дигән урын. Якындагы кафелар да азык-төлек проблемасын тудырмаячак.

Аккош күле
Аккош күле ял итү базасы янында урнашкан. Шуңа да зур төркем белән ял итү өчен монда барлык уңайлыклар да тудырылган. Пляжда су коену тыелган булуга карамастан, ярамыйга карамый дигән принцип яши. Кеше күбрәк кызынырга килә, ләкин суга чумып алган «батырлар» да табылып тора. Ком урынына күл тирәсендә яшел чирәм җәелеп ята. Башка сулыклар белән чагыштырганда яр буйларында чүп юк диярлек.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading