16+

Казан - яшәү сыйфаты буенча чемпион!

Тормыш мәшәкатьләре белән яныбызда үзебез кайнаган Казаныбызны күрергә вакыт таба алмыйбыз.

Казан - яшәү сыйфаты буенча чемпион!

Тормыш мәшәкатьләре белән яныбызда үзебез кайнаган Казаныбызны күрергә вакыт таба алмыйбыз.

Ни дисәң дә горурланырлыгыбыз бар: Казан елдан-ел затлылана, төзекләнә, яшәрә.
Юкка гына яшәү сыйфаты буенча Россия шәһәрләре арасында Казан беренчелекне яуламагандыр! Россия Федерациясенең хакимият каршындагы Финанс университеты тикшерүләре шуны раслаган. Икенче - Грозный, өченче урынны Төмән били. Ә илебез башкаласы Мәскәү яшәү сыйфаты буенча рейтингта бишенче урында, Санкт-Петербург – алтынчы баскычта.

Казан яшәү сыйфаты буенча Россия Федерациясенең чемпионы! Югары сыйфат белән шулай ук Грозный, Төмән, Краснoдар, Мәскәү, Санкт-Петербург, Иркутск, Севастoполь, Уфа һәм Кемерово аерылып тора, -  диелгән тикшерү нәтиҗәләрендә. Ә сыйфат баскычының соңгы ике баскычында Махачкала белән Улан-Удэ тора.

Тикшерүләр 2019 елда Россиянең халкы 250 меңнән артык булган 78 шәһәрендә үткәрелгән булган. Анда һәр шәһәрдән 600ләп кеше катнашкан. Респондентлардан җәмәгать транспорты һәм юл төзеклеген тәэмин итү, мәдәният һәм мәгариф инфраструктурасы үсеше, торак фонды һәм шәһәр төзеклеге, медицина ярдәме күрсәтү сыйфаты, җирле хакимият эшәнлеге буенча  һәм гомуми бәя бирү дә таләп ителгән. Һәр өлкә буенча аерым рейтинглар билгеләнгән. Нәтиҗәдә, Казаныбызга җитәрлек шәһәр булмаган.

Әлеге сораштыру нәтиҗәләрен белгәнннән соң без үзебезнең социаль челтәрдәге төркемдә «Сез Татарстанда яшәү шартлары башкаларга караганда яхшырак дип саныйсызмы?» – дигән сораштыру уздырган идек. Сораштыруда катнашучыларның 48 проценты яшәү шартларын чыннан да яхшы дип саный. Шул ук вакытта 36 проценты моның белән килешеп бетми, ә  16 процент төгәл бәя бирә алмаган.

Әлбәттә, объектив бәя бирер өчен нинди дә күзаллау таләп ителә.  Россиянең кайбер шәһәрләренә барып чыканнан соң юкка гына: “Эх, монда татарларны җибәрсәң, гөлбакча ясарлар иде”, - димиләрдер, мөгаен.

Анна Арахамия фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading