16+

Казан юлларында сулга борылу тыела

Машина йөртүчеләр игътибар иткәннәрдер инде, шушы көннәрдә башкаладагы кайбер юлларда алар, элеккечә, сулга борылыш ясый алмадылар.

Казан юлларында сулга борылу тыела

Машина йөртүчеләр игътибар иткәннәрдер инде, шушы көннәрдә башкаладагы кайбер юлларда алар, элеккечә, сулга борылыш ясый алмадылар.

Казанда, урам юлларының транспорт үткәрү мөмкинлеген арттыру максатыннан, 21 июньнән башлап, Татарстан урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр арада Уң һәм Сул як Болак урамнарында да транспортка сулга борылу тыела, ә шуларга параллель булган Островский һәм Мәскәү урамнарында исә борылырга ярый.
17 июньнән транспортка Мамадыш тракты буйлап Большая Красная - Трудовая (Малые Клыки бистәсе) урамнары чатында «Регина» отеле турысында сулга борылу тыела. Биредә шуны да билгеләп үтик: Мамадыш трактында җәмәгать транспортына сызыклар ярдәмендә аерым юл тасмасы каралган.
Бу тыюлар шәһәр маршрутларының җәмәгать транспортына кагылмый. Ә маршрут таксилары һәм экскурсия автобуслары яңа юл билгеләре таләпләре буенча хәрәкәт итәргә тиеш була, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча ЮХИДИ идарәсе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading