16+

Казанда 25 мең эш урыны буш

Башкалада рәсми рәвештә теркәлгән эш урынсызларның саны 1 августка 5966 кешене тәшкил итә.

Казанда 25 мең эш урыны буш

Башкалада рәсми рәвештә теркәлгән эш урынсызларның саны 1 августка 5966 кешене тәшкил итә.

Мэриядә узган киңәшмәдә «Казан шәһәре халыкның мәшгульлек үзәге» учреждениесе директоры Валерий Корнеев чыгышында әйтелгәнчә, бу сан узган елгыдан 23 процентка кимегән. Казанда бүген дә 25 мең кешегә эш урыны бар. Мәшгульлек үзәкләре ярдәмендә 5269 кеше эшкә урнашкан. Шәһәрнең хезмәт чыганаклары 765,4 мең кешелек, ләкин хезмәткә яраклы яшьтәге 40,5 мең кеше эшләми.
- Кайберәүләр тәкъдим ителгән хезмәт хакына риза түгел. Предприятиеләрнең һәм учреждениеләрнең 74 проценты эшче һөнәрләре сорый. Рәсми рәвештә теркәлгән эш урынсызларның 40 процентка якыны югары белемлеләр, - диде Валерий Корнеев.
Төзелеш тармагына кагылышлы мәгълүматлар китерелгәндә, мэр Илсур Метшин: «Казандагы колачлы төзелешләргә төзүче кадрларны бөтен Идел буе төбәкләреннән тузансуырткыч кебек суыртып җыйдык. Башкалада Киров һәм Ульяновск өлкәләреннән, Мари Эл һәм Чуашстан республикаларыннан, Урта Азиядән меңнәрчә кешеләр эшли. Төзүчеләргә ихтыяҗ зур», - дип әйтеп куйды.
Эшкә урнашу базарында яшь аермасына карап сайлау очраклары күзәтелә. 40 яшьтән өлкәннәргә эшкә урнашу бермә-бер кыенлаша. «Яшенә карап эшкә алмаучы предприятиеләрнең исемлеге теркәлеп барылсын һәм прокуратурага тапшырылсын. Чөнки яшь аермасына бәйләп эшкә алмау ул - закон бозу», - дип искәртте мэр Илсур Метшин.
Шәһәрнең мәшгульлек үзәкләре бухгалтер, ЭВМ операторы, менеджер, парикмахер, шәхси эшкуар, пешекче, компьютер дизайнеры, «В», «С», «Д» категорияләренә шофер, бакчачы, ташчы, электр белән эретеп ябыштыручы һөнәрләренә укулар да оештыра. Быел 1369 кеше алмаш һөнәр үзләштергән инде. Якын арада Горбунов исемендәге авиация берләшмәсендә, «Хитон» һәм электротехника заводларында да курслар башланачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading