Республикада көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Алар һәр шимбәдә бу елның 26 декабренә кадәр уздырылачак.
Казанда ярминкә урыннары:
- Авиатөзелеш районында 123 нче һөнәри лицей янында;
- Вахитов районында Чехов базарының Достоевский урамы өлешендә, шулай ук Татарстан урамы белән Кәрим Тинчурин урамы кисешкән чатта;
- Киров районында «Ягодная Слобода» сәүдә үзәге каршындагы мәйдан;
- Мәскәү районында Коләхмәтов урамы белән Восстание урамы кисешкән урында «Пятерочка+» супермаркеты каршында;
- Яңа Савин районында күмәртәләп-ваклап сату базарында;
- Совет районында «Казан» агросәнәгать паркында, шулай ук Дәрвишләр бистәсендә;
- «Яңа Тура» базарында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар