16+

Казанда чит ил кунакларына «Түгәрәк уен» уйнаталар

Иске Казан тыюлыгында төп­ләнгән «Түгәрәк уен» фес­тивале башкаланың Иске Татар бистәсенә күченә.

Казанда чит ил кунакларына «Түгәрәк уен» уйнаталар

Иске Казан тыюлыгында төп­ләнгән «Түгәрәк уен» фес­тивале башкаланың Иске Татар бистәсенә күченә.

Уздырылу урынына бәйле рәвештә «Иске Казан түгәрәк уены» дип атала торган татар фольк­лоры фестиваленең Казанга күченүе якын арада Ворлд­скиллс эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионаты уздырылу һәм мәркәзебезгә күп кунаклар килү белән бәйле.

22 августта Казанның Иске Татар бистәсендә Татарстанның 22 районыннан 57 фольклор коллективы һәм солистларны берләштергән «Иске Казан түгәрәк уены» республика фестивале уза. Аның оешу тарихы 2010 елга барып тоташа. Ул вакытта Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге тарафыннан беренче тапкыр фестиваль үткәрелә. Шуннан бирле даими рәвештә Иске Казан тарихи-мәдәни һәм табигать тыюлыгы төрле төбәк ансамбльләрен үзенә җыя, фестиваль-бәйгенең 7 номинация буенча җиңүчеләре ачыклана.

Еллар узса, программага яңалыклар кертелсә дә, төп максатлар үзгәрешсез кала, ди оештыручылар. Фестиваль татарның милли гореф-гадәтләрен дөрес рәвештә саклау, яңарту һәм таныту, әлеге кыйммәтләргә киләчәк буынның игътибарын җәлеп итү максатыннан уздырыла. Фестивальнең даимилеге нәтиҗәсендә фольклор традиция­ләре дә сакланып кала.

– Әлеге фестиваль Татарстанның Мәдәният министрлыгы теләктәшлеге белән Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге тарафыннан оештырыла, – дип ачыклык кертте журналистлар белән очрашуда әлеге үзәкнең җаваплы оештыручысы Сөмбелә Вәлиәхмәтова. – Аның максаты – татар фольклор ансамбльләре һәм аерым башкаручыларны бер түгәрәккә туплау, онытыла бара торган фольклор жанр­ларын торгызу, халыкка җиткерү. Шул рәвешле яшь буында милли мәдәнияткә карата кызыксыну уятып булачак.

Фестивальнең Иске Казан тыю­лыгыннан (ә ул Биектау районында урнашкан) – Казанга – Иске Татар бистәсенә күченүе бер яңалык булса, икенче үзенчәлеге – аның яңа форматта үтүе. Дөнья чемпионаты кунакларына күрсәтү өчен, аны фес­тиваль буларак оештырырга булганнар.
– Берничә көн алдан кунакларны каршы алу чараларында да катнашачакбыз. Чит ил кунакларына түгәрәк уен уйнату исәбе бар, – ди Сөмбелә Вәлиәхмәтова. – Ә төп өлеш 22 августта уза: фестивальдә катнашкан 57 коллективтан (ә бу 400ләп кеше) иң-иңнәрен сайлап алып, гала-концертта катнаштырачакбыз.

Фестиваль программасы гала-концерт белән генә чикләнми, әлбәттә. Бистәдә милли кәсеп һәм һөнәрчелек остаханәләре эшләячәк, татар халкының гореф-гадәтләрен һәм йолаларын күрсәтү өчен, фольк­лор коллективларына Каюм Насыйри урамында урнашкан 11 нче йорт ишегалдында аерым мәйданчык та билгеләнгән. Ә төп чара Зәйни Солтан һәм Каюм Насыйри урамнары киселешендәге чатта корылган зур сәхнәдә була. Бистә гөрли, ә фес­тивальгә катнашучылар һәм кунак­лар белән берлектә үткәреләчәк интерактив түгәрәк уен нокта куя, ди оештыручылар.

...Фестиваль быел башкачарак форматта үткәрелсә дә, бәйге өлеше дә булачак икән. Бөтенроссия «Түгәрәк уены» фестиваль бәйгесе 28-30 август көннәренә билгеләнгән. Анысы 28 августта Казанның «Крылья Советов» паркында кичке уен белән башлана, икенче көнгә Ленин исемендәге сарайда конкурс өлеше уза һәм 30 августта 16.30 сәгатьтә Камал театры каршында гала-концерт белән төгәлләнә. 

Ринат Гыйләҗев, «Сорнай» фольклор-этнографик ансамбле җитәкчесе, фестиваль катнашучысы:
– Охшаш фестивальләр күп, әмма түгәрәк уен форматы – заманча. Иң мөһиме – катнашучыларның 60-70 процентын балалар тәшкил итә. Димәк, киләчәк буын өчен сак­лана. «Түгәрәк уены» фес­тиваленең әһәмиятен Сабан туе бәйрәменнән дә өстен күрәм. Аның аша халкыбызның төрледән-төрле йолалары яңартыла.

Геннадий Макаров, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, сәнгать фәннәре кандидаты:
– Фестиваль – мирасыбызны торгызу лабораториясе, остаханә. Аның үз йөзе бар – фестиваль этник яңгырашы белән аерылып тора. Чөнки биредә фонограммага урын юк. «Түгәрәк уены» фестивале – татар фольклорының бүгенге зур казанышы. Быел Казанда узуы үсешенә трамп­лин булырына өметләнәбез.

22 августта «Иске Казан түгәрәк уен» фестиваленең программасы:
13.30 – Иске Татар бистәсендә кунакларны каршы алу, такмак әйтеш бәйгесе.
14.00 – тантаналы ачылыш һәм зур сәхнәдә гала-концерт (Зәйни Солтан һәм Каюм Насыйри урамнары киселеше).
16.30 – интерактив түгәрәк уен.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X