16+

Казанда «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән» бәйгесенә йомгак ясалды

Бүген Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" республика бәйгесенә нәтиҗә ясадылар.

Казанда «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән» бәйгесенә йомгак ясалды

Бүген Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" республика бәйгесенә нәтиҗә ясадылар.

Биредә чын бәйрәм рухы хөкем сөрде. Чәчәк бәйләмнәре җиңүчеләргә генә түгел, һәр хатын-кызга бүләк ителде.

Бәйгедә катнашкан һәм залда утыручы ханымнарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.

– Чын күңелдән сезне якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм. Исәнлек-саулык, тыныч, мул, тигез тормыш телим. Хатын-кызның эше эштә дә, өйдә дә күп. Шушы тырышлыкларыгыз өчен сезгә зур рәхмәт. Гомумән, безнең бөтен тормышыбыз гаилә, эш белән бәйле. Шулай ук республиканың чәчәк атуы өчен керткән өлешегезгә рәхмәт. Бүген бу залга хатын-кызларның иң булдыклылары, активлары чакырылды. Сез һәммәгез дә мәхәббәткә, ихтирамга, сезнең белән горурлык хисләренә лаеклы, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты күп балалы әниләргә “Ана даны” медален тапшырды. Әлеге хөрмәтле бүләккә биш бала әнисе Татьяна Моисеева (Түбән Кама), шулай ук биш бала тәрбияләүче әни, Мамадыш районының балалар бакчасы тәрбиячесе Диләрә Гарифуллина, Биектау районыннан Гөлназ Хәсәнова лаек булды. Рөстәм Миңнеханов шулай ук “Хатын-кыз – Ана” номинациясендә җиңүчеләрне дә тәбрикләде. Әлеге номинациядә Казаннан – Миләүшә Зарипова, Нурлат районыннан – Татьяна Михайлова, Сарман районыннан –Гөлшат Бәхтегәрәева, Чаллыдан Евгения Селезнева җиңү яуладылар.

Хатын-кызларны ЮНЕСКО генераль секретаре Одри Азуле да тәбрикләде.

– Гүзәл затлар теләсә нинди өлкәдәге мәсьәләләрне хәл итүгә зур өлеш кертә. Һәм мин нәкъ менә бүген сезнең шәһәрдә булуым белән шатмын, чөнки ЮНЕСКО хатын-кыз хокукларын яклауга да зур әһәмият бирә, – дип хатын-кызларга бәхет теләде.
Исегезгә төшерәбез, әлеге бәйге өч этапта уздырыла. Быел бәйгедә катнашырга 600 хатын-кыз теләк белдергән. Бәйгенең муниципаль этабында 138дән артыгы зона турларына узган. Быел бәйгедә катнашучыларны 10 номинацияләдә билгеләп уздылар. Конкурсантлар “Хатын-кыз – бизнес-леди”, “Язмышым – һөнәрем”, “Хатын-кыз – сыйныф җитәкчесе”, “Хатын-кыз – ел үрнәге”, “Хатын-кыз – лидер, җәмәгать эшлеклесе”, “Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият”, “Хатын-кыз – Ана”, “Өченче яшь герое”, “Изге йөрәкле ир-егет”, “Ир-егет – лидер” номинацияләрендә билгеләнде.  

Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин“Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият” номинациясендә җиңгән хатын-кызларны котлады. Һәм залда утырган барлык гүзәл затларга изге теләкләрен җиткерде.

– Бүген егерме алтынчы тапкыршушы залга иң булган, иң матур, иң булдыклы хатын-кызларыбызны рәхмәт сүзләре әйтер өчен җыябыз.Гаилә учакларыбызны саклап, балаларыбызны, оныкларыбызны үстергән өчен зур рәхмәт сезгә. Без сезне яратабыз. Сез булганда ышанычыбыз зур һәм эшләребез уң бара. Сәламәт булыгыз. Киләчәк бәйрәмнәр белән сезне, – диде ул.

Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Ә рухи бүләкне аларга  Россиянең халык артисты Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры һәм танылган җырчылар ясады.

Анна Арахамия фотосы

ФОТОРЕПОРТАЖ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading