16+

Казанда Евразия илләрен берләштерү хакында сөйләшәләр

Казанда Евразия илләренең җирле хакимият җитәкчеләре конгрессына Россия, Казахстан, Кыргызстан, Әрмәнстан, Молдавия, Монголия, Таҗикстан, Украина кебек якын чит илләрдән 100дән артык шәһәр башлыклары җыелган иде. Алар Евразия илләрен берләштерүгә һәм дөньякүләм үсешкә ирешү өчен үз тәкъдимнәрен җиткерде.

Казанда Евразия илләрен берләштерү хакында сөйләшәләр

Казанда Евразия илләренең җирле хакимият җитәкчеләре конгрессына Россия, Казахстан, Кыргызстан, Әрмәнстан, Молдавия, Монголия, Таҗикстан, Украина кебек якын чит илләрдән 100дән артык шәһәр башлыклары җыелган иде. Алар Евразия илләрен берләштерүгә һәм дөньякүләм үсешкә ирешү өчен үз тәкъдимнәрен җиткерде.

Шәһәр мэры Илсур Метшин моннан ун ел элек оештырылган "Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр" Бөтендөнья оешмасының рәистәше булудан тыш, әле бу оешманың Евразия бүлеге җитәкчесе дә.

- Бүген без "Евразия карашы" дигән төшенчә яшәвен әйтә алабыз. Бу караш дөньяда сәяси тотрыклылыкны тәэмин итәргә ярдәм итә, ул үзендә Европа тәҗрибәсен һәм Көнчыгышның зирәклеген туплаган. Сәясәтне махсус куркынычсызлык хезмәтләре көченә генә таянып тормышка ашырып булмый, чөнки җәмгыять кискен каршылыкларга түзми. "Евразия карашы" тарафдары буларак безнең республика үз халкының мәдәни төрлелеген саклау бәрабәренә Россиядә икътисади яктан алга киткән төбәкләр рәтенә чыкты, - диде Илсур Метшин Конгресс ачылышында.

Конгресс эшендә катнашкан Татарстан Президенты вазифасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, җирле төбәк һәм шәһәрләрнең икътисади, фәнни, мәдәни өлкәләрдә үзара хезмәттәшлек җайлавы аларның гына түгел, бөтен илнең үсешенә җитди йогынты ясый.

- Җирле хакимиятләрнең төп бурычы - төбәктә яшәүче халыкларның яшәү шартларын яхшырту, безнең барыбызны да бер үк мәсьәләләр борчый. Башка төбәкләр белән тәҗрибә уртаклашу, икътисади һәм мәдәни элемтәләрне ныгыту көн үзәк проблемаларны уңай хәл итәргә ярдәм итә. Көнбатыш һәм Көнчыгыш мәдәниятләр кисешкән төбәктә урнашкан, гасырлар дәвамында төрле милләт һәм дин вәкилләре дуслыкта гомер кичергән борынгы Казан каласы җирләре бүген илдә һәм дөньяда югары технологияләргә нигезләнгән җитештерүләре белән күпләргә үрнәк булып тора. Татарстанда җитештерелгән продукциянең инде яртысы читкә сатыла. Һәм без киләчәктә дә халыкара мәйданнан китәргә җыенмыйбыз, без - дөньяга ачык, - ди Рөстәм Миңнеханов.

Бүген исә Евразия илләренең җирле хакимият җитәкчеләре Сабан туен тамаша кылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading