16+

Казанда футбол бәйрәме

16 июнь көнне Казан беренче футбол матчын кабул итте. Ләкин футбол бәйрәме бездә инде күптән башланды. Матчка берничә көн кала футбол җанатарлары Казанны камап алды.

Казанда футбол бәйрәме

16 июнь көнне Казан беренче футбол матчын кабул итте. Ләкин футбол бәйрәме бездә инде күптән башланды. Матчка берничә көн кала футбол җанатарлары Казанны камап алды.

Франция белән Австралия уены булуына карамастан, башкаланың үзәк урамнарында французлар, австралиялеләрдән тыш кытайлар, кыргызлар, мексикалылар да күп иде. Соңгылары Конфедерациялеләр Кубогы вакытында Казанны шулкадәр үз иткән ки, кабат футбол карарга чәк-чәкле, түбәтәйле Казанга килергә булганнар.   

14 июнь көнне “Казан” гаилә үзәге каршында 25 мең тамашачы сыйдырышлы “Fan-fes” җанатарлар фестивале мәйданчыгы ачылды. Матч булган көннәрдә анда теләгән һәркем футбол карый ала. Биредә төрле концерт тамашалары, уен мәйданчыклары да бар. Россиялеләр Согуд Гарәбстанын 5:0 исәбе белән җиңгәннән соң безнең җанатарларның да кәефе күтәрелеп китте. Һәрхәлдә Россия бу Чемпионатта үз эзен калдырачагына шик калмады.     

“Австралия уеныннан соң Россиягә ышаныч артты”

16 июнь көнне “Казан Арена” стадионы Франция – Австралия матчын кабул итте. Бер караганда әлеге уен инде башланганчы ук хәл ителгән кебек иде. Франция – Дөнья чемпионатының фавориты, иң көчле командаларның берсе. Ә Австралия бу чемпионатка гомумән эләкмәс тә иде. Төп сайлап алу этабында җиңелгәннән соң, ул чемпионатка билетны җиңелгән командалар арасында җиңеп кенә отты. Ләкин Австралия андый ук гади команда булып чыкмады.

Конфедерацияләр Кубогындагы күзәтүләремнән чыгып әйтә алам, команданың җиңүгә өмете никадәр азрак, стадионда шуның кадәр күбрәк җанатарлар җыела. “Казан Арена” стадионындагы трибуналар да кулларына кенгуру уенчыгы тоткан сары җанатарлар белән тулган иде. Ни кызык, французларга күбрәк кытайлар җан атты. Франциянең элеккеге Президенты Николя Саркози да уен карарга килгән иде. Сүз уңаеннан, Татарстан республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов стадионда аншлаг булачак дип вәгъдә иткән иде. Ләкин уенга көтелгән кадәр халык җыелмады. 45 меңнән артык кеше сыйдырышлы стадионга 41 279 кеше килгән иде. Халык күбрәк иң арттагы, очсызрак урыннарны сайлаган. Күрәсең, 15-20 меңгә билет алганчы татарстанлыларның күбесе матч көнендә авыл-районнарда уздырылган Сабантуйларга баруны өстенрәк күргән. Шулай да стадионда җыелганнары футболның иң тугры фанатлары иде. Алар беренче матчтан чын бәйрәм ясадылар. 

Владимир Серичев футбол карау өчен улы Максим белән Киров өлкәсеннән үк килгән. Кем өчен җан атасыз дип сорауга, “Россия өчен инде!” дип, уйлап та тормыйча җавап кайтарды алар.

- Россиядән кала беркем өчен дә җан атмыйбыз. Мин җиде яшемнән бирле футбол җанатары, хәзер улым миннән үрнәк ала. Чит илдән килгән иң көчле командаларның уенын стадионда карау үзе бер бәхет. Бүгенге уен бик уңайлы вакытта оештырылган. Австралиялеләрнең иң көчле командага каршы торуларын күрдем дә, күңелдә өмет уты кабынды. Безнекеләр дә бит шулай уйный ала, - диде Владимир. 

«Бездән мондый уен көтмәделәр»
Элек аутсайдерлар рәтендә йөргән австралиялеләр чыннан да үзенә зур хөрмәт уятты бу көнне. Беренче тайм дәвамында алар французларга гол кертү өчен бер мөмкинлек тә тудырмады. Франция җыелмасы төп тренеры Дидье Дешам да уеннан соң “Без чыннан да Австралиялеләр белән ни эшләргә белмәдек” диде.
- Австралиялеләрне шундый ук гади команда димәс идем. Без яхшы башладык. Ләкин безгә тизлек җитмәде. Австралия шуннан яхшы файдаланды, - диде Дидье Дешам.

Австралиялеләр 2:1 белән җиңелсәләр дә, тренерлары Берт ван Марвейк үз командасын мактады.
- Миндә хәзер горурлык хисе генә. Бездән мондый уенны берәү дә көтмәгән иде. Без 93 процентка яхшы уйнадык. Кичә генә миңа “Сез 5:0 исәбе белән җиңелерсез дип курыкмыйсызмы?” дигән сорау бирделәр. Бүген без нәрсә эшли алганыбызны күрсәттек, - диде Берт ван Марвейк. 

Казан кабат тарихка керде

“Казан Арена”да чемпионат тарихында беренче тапкыр арбитр видео кабатлау караганнан соң пенальти карарын кабул итте. Хөкемдарның «видео ярдәмчесе» футбол дөньясында күптәннән зур бәхәс алып бара инде.

- Видео кабатлау футболның техник яктан камильләшүенең башы гына әле. Безгә күп нәрсәләргә өйрәнәсе бар. Мин андый әйберләр турында сөйләшергә яратмыйм, миңа футбол үзе кызык, - ди Берт ван Марвейк.

Француз командасы видео кабатлауларга түгел, ә “Казан Арена”дагы газон халәтенә зарланды.

- Бәлки газон корырак булгандыр, үлән дә нормадан биегрәк иде. Ләкин бу безгә генә түгел, ике командага да тәэсир иткәндер дип уйлыйм, - ди Дидье Дешам. 
Татарстан башкаласы Испания – Иран (20 июнь), Польша – Колумбия (24 июнь), Корея – Германия (27 июнь, 1/8 финалы матчы (30 июнь) һәм ярымфинал (6 июль) уеннарын кабул итәчәк. 

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X