16+

Казанда “Илкүләм кросс”та 24 меңнән артык кеше катнашты

Россиядә 27 сентябрьдә узган "Илкүләм кросс-2015" йөгерү көнендә 84 шәһәр катнашты. Казанга йөгерешнең үзәк мәйданчыгы роле тапшырылган иде.

Казанда “Илкүләм кросс”та   24 меңнән артык кеше катнашты

Россиядә 27 сентябрьдә узган "Илкүләм кросс-2015" йөгерү көнендә 84 шәһәр катнашты. Казанга йөгерешнең үзәк мәйданчыгы роле тапшырылган иде.


Татарстан башкаласы янә үрнәк күрсәтте. "Казан-Арена" футбол стадионы янында йөгереш сызыгына 24 мең 470 кеше старт сызыгына басты. Болар: спортчылар, спорт ветераннары, студентлар, хакимият органнары хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм сәламәт яшәү рәвешен хуплаучы гап-гади казанлылар. Иң яшь йөгерешче - өч яшьлек Трофим Сухих, ә иң өлкәне 87 яшьлек Әхмәт ага Сираҗиев булды.

Җитәкчеләр арасында Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин җиңде. Республика премьер-министры ярдәмчесе Назил Насыйбуллин финиш сызыгын икенче булып узды, өченче - агросәнәгать комплексы идарәсе җитәкчесе Айрат Мостафин. Татарстан премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхраҗиев, республиканың экология министры Фәрит Абдулгалиев, республика буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов, физкультура һәм массакүләм спортны үстерү департаменты директоры Марина Томилова җиңүчеләрдән азга гына калыштылар.

Профессиональ спортчылар һәм гаилә командалары арасында да бәйге оештырылды. Ярышта бөтен кеше берьюлы җиңүче була алмый. Быел йөгереш көненә чыгучылар узган елгыдан 120 кешегә арткан. Димәк, бу Казанның һәм казанлыларның массакүләм спорттагы уртак җиңүе.













Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading