16+

Казанда Ирек Миннәхмәтов белән хушлаштылар

«Хатыны, туганнары, дуслары, гаиләсе, гомумән, республика өчен зур югалту. Ул гел яңалыкка, алга омтылды. Менә шундый зур кайгылар күрергә, кичерергә насыйп булган. Эшләре, планнары зур иде», - диде Рөстәм Миңнеханов Ирек Миннәхмәтов турында.

Казанда Ирек Миннәхмәтов белән хушлаштылар

«Хатыны, туганнары, дуслары, гаиләсе, гомумән, республика өчен зур югалту. Ул гел яңалыкка, алга омтылды. Менә шундый зур кайгылар күрергә, кичерергә насыйп булган. Эшләре, планнары зур иде», - диде Рөстәм Миңнеханов Ирек Миннәхмәтов турында.

Бүген Казанда эшмәкәр, “Татмедиа” агентлыгының һәм “Татспиртпром” оешмасының элеккеге җитәкчесе Ирек Миннәхмәтов белән хушлаштылар. Аңа бары 39 яшь иде.

Ирек Җәүдәт улы арабыздан кисәк китте. 13 март көнне спорт залында шөгыльләнгәндә аның хәле авырайган. Үлеменең сәбәбен тромб өзелү, дип белдерде табиблар.

Хушлашу мәрәсиме сәгать  иртәнге 9 га “Ак Барс Арена” стадионында билгеләнсә дә, мәрхүмне соңгы тапкыр күрергә теләүчеләр бирегә күпкә иртәрәк агылды. Иң авыры, билгеле, Ирек әфәнденең әти-әнисенә һәм тормыш иптәше Алинәгә  булгандыр. Тол хатын гомумән дә инде мәңгелеккә күзләрен йомган ире яныннан китмичә, янәшәсендә басып торды.

Хушлашырга килүчеләр арасында төрле даирә, һөнәр ияләре, дин әһелләре булу Ирек Миннәхмәтовның нинди күп кырлы шәхес булуын күрсәтә.

Мәрхүмнең вафаты турында хәбәр таралгач та, социаль  челтәрдә танылган шәхесләр, зур түрәләр аның нинди сәләтле җитәкче, энергиясе ташып торган яшь кеше булуы хакында язды.

Мисал өчен РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев: “Яшь, энергияле җитәкче, Татарстанның  уңышлы эшмәкәре, сәләтле спортчы, ике бала атасы. Якыннарының һәм туганнарының чын күңелдән кайгыларын уртаклашам”, дип язды.

ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов: “Шул көннәрдә күрешкән идек. Киләчәккә бик зур планнарыбыз бар иде. Ышана алмыйм. Дустым, авыр туфрагың җиңел булсын!” дип язып калдырган. 

РТ Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова: “Көчле, чибәр, белемле, интеллигентлы. Бик күп нәрсәне эшләргә өлгергән. Әти-әнисенең, хатынының, балаларының, ир туганынының, дусларының кайгысын уртаклашам. Урының җәннәттә булсын! Үзегезне һәм бер-берегезне саклагыз”, дигән теләкләрен җиткергән.

Саный китсәң, мондый постлар искиткеч күп булды җомга кичендә. Быел кырыгын тутырырга әзерләнеп йөргән, типсә- тимер өзәрдәй ир-егетнең шулай китеп баруы барысын да шаккаттырды.

Мәрәсимгә  килгән мәртәбәле кешеләр арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та бар иде.

Мәрасимне “Татмедиа” Республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев алып барды. Әле күптән түгел, Айдар Сәлимгәрәев бу вазыйфага керешкәннән соң, “Татмедиа”ның элеккеге җитәкчеләре очрашкан иде. Алар арасында Ирек Миннәхмәтов та булды.

“Без аны чын профессионал буларак беләбез”, - диде  Айдар Сәлимгәрәев мәрхүм хакында.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов моны республика өчен зур югалту булуын билгеләп үтте.

“Ул һәрвакыт яңалыкка омтылды. Эшләре, планнары зур иде. Чын күңелдән, үземнең гаилә исеменнән, республика җитәкчеләре исеменнән сезнең кайгыгызны уртаклашам”, - диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов та мәрхүм хакында җылы сүзләрен җиткерде.

- Миңа үземә эш барышында аның белән күп тапкырлар очрашырга туры килде. Һәр очрашуда аның төпле, ипле булына, фикерле, фикеренең дә эзлекле, ныклы булына мин сокланып кала идем.  Аның күңеленнән үк сизелеп тора иде эчке ихтыярлылык, максатчанлык. Шул ук вакытта ул кешеләр белән мөгалләмәдә, мин аны үз мисалымда күп тапкырлар татыдым, сиңа ихтирамлылык, кешелеклелек күренеп тора иде. Ни кызганыч, менә кырык яшен дә тутырмаган, әле ярты гомерен дә яшәмәгән егет турында без “иде” дип сөйләшәбез. Гәрчә инде ул күп эшләр эшләргә өлгергән, исән булса әле безнең һәрбарчабызны сөендереп яшәр иде, - ди Марат Әхмәтов.

Республика өчен бу ел зур югалтулар белән башланды. Әле бер ай чамасы элек кенә Татарстан халкы РФ Дәүләт Думасы Айрат Хәйруллинны соңгы юлга озатты.

- Кәбисә елы шулай бик сәер башланды. Ул безнең янып торган, булдыклы, шәп егетләребезне берсе артыннан берсен чүпләп кенә тора. Республикабызда андый булдыклы егетләребез күп. Шулай булуга карамастан, Ирек андый егетләрнең бәхетен үзе белән алып китмәсен иде, дигән теләктә. Без хәйран гомер яшәгән ир-егетләр, гадәттә, яшьләргә киңәш бирергә яратабыз. Әмма ләкин һәр күрешүдә, Ирек белән аралашканнан соң, ул егетләрдә матур сыйфатларны күреп, үзебезгә шуңа охшарга кирәк, дигән фикердә кала идем, - ди Дәүләт Советы вәкиле.

Дуслары исеменнән чыгыш ясаган Марат Шәрәпов: “Әле моннан өч ай чамасы элек кенә, туган көнендә без дуслар туган көне белән котларга шулай ук җыелдык. Барыбыз да тостлар әйтте, сәламәтлек теләде, планнар төзедек. Кырык яшемне, бернәрсәгә дә карамастан, бәйрәм итәчәкмен, диде. Ул беребезне дә игътибарсыз калдырмады. Берәребезгә начар булса, аңа да начар, яхшы булса — аңа да яхшы иде. Тыныч йокла, безнең барыбыздан да зур рәхмәт сиңа!”, - дип сүзен тәмамлады ул.

Мәрхүмнең әтисе Җәүдәт Мидхәт улы мәрасимгә җыелганнарга барысына балалары белән күбрәк вакыт үткәрергә киңәш итте.

- Без бүген бик зур югалту кичерәбез. Моны бер нәрсә белән дә чагыштырып булмый. Ирек һәрвакыт кешедән алда булды. Эшләгән эше һәрвакыт кешенекеннән зур булды, яхшы булды. Фикерләре буенча һәрвакыт кешенекеннән аерылып торды. Яшәгән 39 ел гомерен бик дөрес итеп, тарихта калдыра торган итеп яшәде. Рәхмәт  сиңа, улым! Син безне бик иртә ташлап китәсең. Сиңа бик зур өметләребез бар иде. Дусларың да шаккатты синең үлемгә. Планнар корган идең. Соңгы бер атнада дүрт шәһәрдә булды. Улым кая ашыгасың, тукта бераз, дим. Күрәсең, эшләрен эшләп бетерәсе килгәндер.

Балаларыгызны, олымы алар, бәләкәйме, онытмагыз. Алар белән уйнарга, күбрәк вакыт уздырырга тырышыгыз. Югалтканнан соң аларның кадерен беләсең. Кадерен белегез балаларның. Бу дөнья шул кадәр кадерле, ул тиз узып китә, - диде кайгылы ата.

Ирек Җәүдәт улы Саба районы Миңгәр авылында җирләнәчәк.

Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Урыны оҗмахта булсын! Туганнарына сабырлык бирсен Ходай!

    Мөһим

    loading