16+

Казанда көрәк түгел, ә эшчеләр «дифицит»

Язгы яңгыр җәй сәламе булса, көзге яңгыр инде – кыш хәбәре. Синоптиклар фаразлавынча, әле октябрь урталарында кечтеки генә «әбиләр чуагы» күзәтелергә тиеш.

Казанда көрәк түгел, ә эшчеләр «дифицит»

Язгы яңгыр җәй сәламе булса, көзге яңгыр инде – кыш хәбәре. Синоптиклар фаразлавынча, әле октябрь урталарында кечтеки генә «әбиләр чуагы» күзәтелергә тиеш.

Ләкин Казанның юл хуҗалыгы 15 октябрьдән кышкы чордагы эшчәнлек режимына күченә инде.

Башкалада 21 миллион квадрат метр мәйданны кардан чистартып торырга кирәк булачак. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә сөйләгәнчә, 567 берәмлек техниканың 80 проценты кышкы чор эшчәнлегенә көйләнелгән. Калган 20 процент машиналарга кар эттерә торган калак-чүмечләр тагылмаган, себеркеләрен генә зыр бөтереп йөриләр. Урамда яңгыр әле!

– Тротуарларны кар һәм боздан арындыруга 650 эшче билгеләнгән. Шәһәрнең юл хуҗалыгында эшчеләр белән тәэмин ителеш – 80 процент, эшчеләр кирәк, – диде Игорь Куляжев.
Казанның тарихи үзәгендә кышкы чорда тротуарларны җыештыручыларга хезмәт хакы зуррак булачак. Игорь Куляжев аңлатканча, шәһәр читендәге районнарда тротуарларны җыештыруда тракторлар һәм кече күләмле техника да файдаланыла, ә үзәктәге тротуарлар тар, шул сәбәпле хезмәт кул көче белән башкарыла.

Узган кышны 900 мең тонна кар эретү камераларына китерелгән. Киләсе кышта кар эретү өчен алты камера әзерләнелә. Колачлы явым-төшем очракларында кар сигез урынга вакытлыча туплап торылачак. Соңрак, ягъни кар яумаган көннәрдә әлеге «тау» эретү камераларына озатыла.
Киләсе кышта урам юлларына сибү өчен 80 мең тонна ком-тоз катнашмасы һәм 9 мең тонна реагент хәстәрләп куелган.

– Реагент, әлбәттә, ком-тоз катнашмасыннан уннарча мәртәбәгә кыйммәт, тик ул үзен аклый. Реагент бозны тизрәк эретә. Язгы якта комны юллардан җыештырырга кирәк, ком канализация торбаларына утыра, тоз яшеллеккә зыян сала. Реагент беренче чиратта җәмәгать транспорты хәрәкәтләнә торган юлларга сибелә, – диде Игорь Куляжев.
Казан мэры Илсур Метшин, үзенең фикерләре белән уртаклашканда, шәһәрнең юл хуҗалыгына яңа техника кайтартуда булышлыклары өчен, Татарстан Президентына, премьер-министрга һәм федераль хакимият органнарына рәхмәт әйтте.


Фото: pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading