16+

Казанда көзге ярминкәләр башлана

14 сентябрьдән Казанда традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре үз эшен башлап җибәрә. Сәүдә атна саен шимбә көнне шәһәрнең барлык районнарындагы 15 мәйданчыкта оештырылачак.

Казанда көзге ярминкәләр башлана

14 сентябрьдән Казанда традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре үз эшен башлап җибәрә. Сәүдә атна саен шимбә көнне шәһәрнең барлык районнарындагы 15 мәйданчыкта оештырылачак.

14 сентябрьдән Казанда традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре үз эшен башлап җибәрә. Сәүдә атна саен шимбә көнне шәһәрнең барлык районнарындагы 15 мәйданчыкта оештырылачак. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов сөйләде.

«Салават күпере» торак комплексында яшәүчеләр соравы буенча ярминкәләр Осиново бистәсендә «Радужный» сәүдә үзәге парковкасында оештырылачак. Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, бүген «Салават күпере»ндә 15 мең кеше яши, шуңа күрә торак комплексында авыл хуҗалыгы мәйданчыгын ачу халык өчен кирәк. Шулай ук шәһәр башлыгы ярминкәләрнең халык арасында бик популяр булуын ассызыклады, шуңа күрә район башлыкларына сәүдәне уңышлы оештыру өчен барлык шартларны да булдырырга кирәк.

Сәүдә мәйданчыкларында социаль юнәлешле бәяләр куелган авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителәчәк. Шәһәрлеләр азык-төлек продуктлары гына түгел, ә авыл хуҗалыгы ихтыяҗлары өчен продукция, әйтик, печән, салам, утын һәм башкалар сатып ала алачак.

Казанның Авиатөзелеш районында ярминкәләр Беломорская һәм Гудованцев урамнары киселешендә, Дементьев урамында 7-нче номерлы йорт янында һәм Ленинград урамындагы 27-нче номерлы йорт янындагы мәйданчыкта узачак.

Вахитов районында ярминкәләр Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендә, Киров районында – Краснокококшайский урамы буенча урнашкан «Җиләкле бистәсе» сәүдә үзәге каршында - 152/2 йорт янында, Ильич урамы буенча 1-нче йорт янында, Батыршин урамы буенча 20-нче йорт янында, Мәскәү районында - Шамил Усманов урамында Мәскәү базары янындагы 1-нче номерлы йорт янында узачак.

Яңа Савин районында ярминкә мәйданчыклары Х.Ямашев пр., 71а адресы буенча урнашкан «Бәхетле» сәүдә комплексы территориясендә, Академик Лаврентьев ур., 10 йорт янында, Идел буе районында – Рихард Зорге ур., 66, кор.1, шулай ук Юлиус Фучик урамы буенча урнашкан 72-нче номерлы йорт янында. Совет районында өч ярминкә мәйданчыгы оештырылачак – «Казан» Агросәнәгать паркында Аграр ур., 2, Дәрвишләр бистәсендә - Липатов ур., 7 адресы буенча урнашкан базар янында һәм Зәкиев ур., 12 йорт янында.

«Һәр сәүдә мәйданчыгы эшендә Татарстанның 24 муниципаль районы, шулай ук республиканың 32 агросәнәгать комплексы оешмасы катнашачак, алар арасында: Татарстан Кулланучылар берлеге, «Майский» теплица комбинаты, «Ак Барс» холдинг компаниясе һәм башка авыл хуҗалыгы предприятиеләре», - дип сөйләде Р.Фазылҗанов һәм ярминкәләр үткәргәндә җәмәгать тәртибен саклау оештырылачак, дип өстәде.

kzn.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading