16+

Казанда метро төзелеше тулысынча федераль бюджет хисабыннан дәвам иттереләчәк

Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясендә әйтелде бу хәбәр. Утырышта Россия Федерациясе Президенты киңәшчесе Игорь Левитин, Россия транспорт министры Максим Соколов, Россия Дәүләт Думасының транспорт комитеты рәисе Евгений Москвичев, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Казанда метро төзелеше тулысынча федераль бюджет хисабыннан дәвам иттереләчәк

Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясендә әйтелде бу хәбәр. Утырышта Россия Федерациясе Президенты киңәшчесе Игорь Левитин, Россия транспорт министры Максим Соколов, Россия Дәүләт Думасының транспорт комитеты рәисе Евгений Москвичев, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

- Россиянең транспорт үсешенә Татарстаннан зур өлеш кертелә,- дип башлады үзенең сәламләү сүзен Игорь Левитин, - Татарстан авылларга юл салып, бик дөрес эшли. Транспорт инфраструктурасыннан һәр кеше файдаланырга тиеш. Юл төзелешендә, юл хәрәкәте иминлеге программасы үтәлешендә - Татарстан башка төбәкләргә үрнәк. Россия Президенты Владимир Путин 225 кешедән күбрәк булган авылларга асфальт юл сузу бурычы йөкләде. Транспорт тармагын үстерүгә игътибар күрсәткәне өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт!

Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин үзенең чыгышында узган ел башкарылган эшләрне һәм быелга билгеләнгән планнарны бәян итте. "Бегишево" халыкара аэропортын төзекләндерү эшләренә керешелгән. "Казан", "Бегишево" һәм "Бөгелмә" аэропортлары узган ел 2187,2 мең пассажирга хезмәт күрсәткән. Чит илләргә очулар кимегән, ләкин эчке авиарейсларның маршрутлары арта бара. Казаннан самолетлар: Пермь, Оренбург, Самара, Киров, Саратов, Пенза шәһәрләренә оча. Түбән Кама-Түбән Новгород авиарейсы гамәлдә. Быелның гыйнварыннан Казаннан Төмән, Ханты-Мансийск, Краснодар һәм Нижневартовск юнәлешләрендә очышлар башланган. Санкт-Петербургка "Бөгелмә" аэропортыннан да очып була.

- Казан-Хельсинки авиамаршрутында пассажирлар агымы үсештә. Казан-Барселона авиаэлемтәсе яңадан торгызылачак. Язгы якта Прага, Будапешт, Салоники шәһәрләренә очышлар башлау нияте бар. Ростов-на-Дону, Красноярск, Норильск шәһәрләренә авиарейслар ачу максатында сөйләшүләр үткәрелә. Казаннан Геленджик, Минеральные Воды һәм Белгородка, ә Түбән Камадан Симферопольгә һәм Сочига авиаэлемтә урнаштыру турында планлаштырыла. Быелның 20 мартыннан "Бөгелмә" аэропортыннан Сочига һәм Сургутка очышлар башланачак,-диде министр Ленар Сафин.
Татарстанда 3076 торак пункт исәпләнә, 681 авыл асфальт яки каты катламлы юл белән гомүмән тоташтырылмаган әле. Узган ел 62 авылга каты катламлы юл эшләнгән, шуның 17се федераль программа чыганакларына башкарылган. Авыллар территорияләрен үстерүгә юнәлтелгән федераль программа 2020 елга кадәр гамәлдә. Быел М-7 "Волга" автотрассасында Мамадыш районында Соколки авылы янәшәсендә Чулман елгасы аша күпер төзелеше башлана.

Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов үзара салым акчаларының юллар төзелешенә зур файда булуын искәртте. Авыл халкы җыйган үзара салым акчаларына дәүләт өстәмә акча бирә.

- Теләчедә шушы ысул белән 30 километр асфальт юл суздык. Юллар салынгач, Нырсы, Тәмте, Карабаян авылларында яңа йортлар төзергә керештеләр. Татарстанда җирле әһәмияттәге 1500 күпер бар. Безнең райондагы 31 күпернең тугызы искерде. Авылларда күперләр төзелешенә федераль ярдәм булсын иде,- диде Илдус Зарипов.

Россиянең транспорт министры Максим Соколов та, Татарстанның транспорт комплексы үсештә, дип бәяләде.

-Универсиада юл төзелешенә нык җанлылык бирде, ләкин бу беренче адым гына иде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйдаманлыгында республикада юллар төзелеше дәвам иттерелде,- диде Максим Соколов,- хәзер "Мәскәү-Казан" югары тизлекле тимер юл магистрале проектын әзерләү бара. Магистральне төзү эшләре инде 2017 елда башланырга да мөмкин, әлеге эшләргә 40 мең эшче җәлеп ителәчәк, Кытай компанияләре дә катнашачак.

Электр транспорты сатып алганда чыгымның 70 процентын федераль бюджет капласын иде, дигән тәкъдим яңгырады коллегия утырышында. Бу фикергә карата Россия Дәүләт Думасының транспорт комитеты рәисе Евгений Москвичев: "Электр транспорты сатып алганда бәянең яртысы каплана. Ә инде Казандагы метро төзелеше тулысынча федераль бюджет хисабына дәвам иттереләчәк", - диде.

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков транспорт һәм юл хуҗалыгы коллективларының тырышлыгын ассызыклап, алга таба да нәтиҗәле эшләргә чакырды.



inkazan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading