16+

Казанда җәмәгать транспортына билет бәяләре артырга мөмкин

Кичә Казан шәһәре Думасы сессиясендә депутатлар алдында чыгыш ясаган 4 нче ПАТП директоры Наил Садриев Казан мэры Илсур Метшинга шундый мөрәҗәгать белән чыкты. Аның сүзләренчә, автобусларны газ моторларына күчерү чыгымнарының 35 проценты субсидияләнсә дә, предприятие өчен бер автобус аена 160 мең сумга төшә.

- Бу исә барлык чыгымнарның дүрт проценты. Шуңа бәйле рәвештә, пассажирларны йөртү тарифларын күтәрү кирәк, - дип белдерде ул.

- Ташламалардан файдаланучыларны ташыган өчен компенсация түләнсә, тариф күтәрүгә ихтыяҗ булмас иде.

Наил Садриев автобус запас частьләренең чит илнеке булуын һәм валюта үсеп, сум төшә барганлыктан, аларга бәяләрнең артуын да ассызыклап үтте. Кадрларны тотып тору өчен дә хезмәт хакын арттырасы була, диде ул.

Әлеге мөрәҗәгатьне Дума рәисе Илсур Метшин җавапсыз калдырды.

Фото: www.evening-kazan.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading