16+

Казанда Петербург метросындагы терракт корбаннары истәлегенә чәчәкләр салдылар

Казанда Петербург метросындагы терракт корбаннары истәлегенә чәчәкләр салдылар

Бүген казанлылар алдан сөйләшүләрсез һәм оештырылган акцияләрсез "Кремль" метро станцииясенә Санкт-Петербург метрополитенында булган шартлауда һәлак булучылар истәлегенә күпләп чәчәкләр китерә башлады.



Хәзер Зилант һәйкәле янында йөзләгән чәчәк бәйләме һәм зыян күрүчеләрнең туганнары һәм якыннарының кайгыларын уртаклашу сүзләре язылган плакатлар куелган.

Кичә казанлылар терракт корбаннары истәлегенә Габдулла Тукай мәйданына чәчәкләр алып килде.

Исегезгә төшерәбез, шартлау кичә 14 сәгать тирәсендә "Сенная" станция платформасында һәм "Технологический институт" станциясе янында вагонда килеп чыкты. Вакыйга урынында 11 кеше һәлак булды, соңрак тагын өч кеше алган җәрәхәтләрдән вафат булды. Сырхауханәдә яраланган 49 кеше ята. Зыян күрүчеләр исемлеге Санкт-Петербург буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идәрәсе сайтында урнаштырылган.

Татар-информ


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading